ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Көнкүреш техникасы өчен эшләнмәләр һәм комплектлау материаллары җитештерү буенча яңа инвестиция проекты Яр Чаллыда алгарышлы үсеш территориясе резиденты булды. Тиешле карар Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә республика алгарышлы үсеш территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссия утырышында хупланды.

12 апрельдә ТР Икътисад министрлыгында эшче төркемнең традицион утырышында катнашучылар республика компанияләрен перспективалы Россия брендлары конкурсында катнашуга җәлеп итү мәсьәләсен тикшерделәр. Россия Президенты кушуы буенча Росконгресс фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы үткәргән конкурсның бурычы – Ватан брендларының төрлелеген күрсәтү һәм аларга ярдәм итүнең системалы механизмын көйләү.


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге 2023 елның 1 кварталында республика эшкуарларына бизнесны үстерү өчен 5000 нән артык бушлай хезмәт күрсәтте. Алар барысы да онлайн форматта эшләнгән.


11
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Россия Президенты кушуы буенча Росконгресс фонды һәм Стратегик инициативалар агентлыгы үткәргән конкурсның бурычы – Ватан брендларының төрлелеген күрсәтү һәм аларга ярдәм итүнең системалы механизмын көйләү. Бу хакта Казанның ИТ-паркында узган Татарстан эшкуарлары белән очрашуда Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева сөйләде.

Конкурсның максаты – илнең һәр төбәгендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү. Конкурс АСИ һәм Росконгресс Фонды оештырган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында үткәрелә. 

2023 елның 8 апрелендә Казан кооператив институтында 13 компетенция буенча һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» региональ чемпионатына йомгак ясалды. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин катнашты. 


10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Дүрт ел эчендә – 2019 елдан 2022 елга кадәр – Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә икътисад һәм социаль өлкәләрнең төрле юнәлешләрендә зур нәтиҗәләргә ирешелде. ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматларына караганда, дүрт ел эчендә республикада «Демография» илкүләм проекты буенча 11 мең 990 урынга исәпләнгән 58 балалар бакчасы ачылган, ә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча 265 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән.

Теләсә нинди катлаулылыктагы металл конструкцияләр җитештерү буенча предприятие «ПК Термосталь» ҖЧҖ «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Кабат андеррайтингсыз механизм» программасы буенча кредит алды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды, 20 млн сум күләмендә поручительлек биреп, заем акчаларын җәлеп итүдә ярдәм итте.

2023 ел башыннан «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы бизнесы 260 млн сумга якын ташламалы финанс ярдәме җәлеп итте.


7
апрель, 2023 ел
җомга

Вице-Премьер – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы уздырды. Эшче төркем әгъзалары инновацияләрне үстерү, иминият кертемнәрен түләүне кичектереп тору, инвестицион климатны яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыру һәм башка көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International