Төбәк Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясады. 2023 елның июнендә бизнеска административ йөкләнешне киметү коралы белән очрашкан эшкуарлар сораштырылды. Алар профилактик визитлар үткәргәндә контроль органнары инспекторларының профессиональлеген уңай бәялиләр.
2023 елның 14 июнендә «РЕАЛ» ҖЧҖгә карата Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан дистанцион форматта профилактик визит үткәрелде (Яндекс Телемост). Әңгәмә барышында лицензиатка аның эшчәнлегенә карата куелган мәҗбүри таләпләр буенча консультацияләр бирелде, контроль турында законнарны куллану нигезләмәләре һәм тәҗрибәсе, тикшерүләр үткәрүне чикләү, тикшерүләргә гомуми таләпләр аңлатылды.
Шулай ук Министрлык сайтында мәҗбүри таләпләр, куркыныч категорияләре һ. б. өлешендә закон таләпләрен исәпкә алып, эшчәнлекне оештыру мәсьәләләре буенча актуаль мәгълүмат алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерелде.
Профилактик визит нәтиҗәләре буенча «Реал» ҖЧҖ вәкиле контроль органнары белән дистанцион хезмәттәшлеккә уңай бәя бирде. Очрашу алдан килешенгән, продуктив характерда булуы, уңайлы үтүе, шулай ук эшчәнлекне оештыру, мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар алынганлыгын билгеләп үтте.
Искәртеп узабыз: 2023 елның 1 июненә Татарстанда 566 профилактик визит үткәрелгән инде. Кире элемтә алу механизмы тикшерү үткәргәндә күзәтчелек органнары тарафыннан җибәрелгән хокук бозуларны ачыкларга һәм бизнесның визит сыйфаты белән канәгатьлеген бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.