Татарстанда яшь эшкуарлардан 500 мең сумга кадәр грантларга гаризалар кабул итәләр

2023 елның 23 июне, җомга

ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында яшь эшкуарлар өчен уникаль белем бирү программасын тәкъдим итә: «Яшьләргә бизнес» программасында катнашучылар үз эшләрен үстерү өчен 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр грантка гариза бирү мөмкинлеге алачак.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәгеннән «Яшьләргә бизнес» программасы старт ала. Белем бирү программасын үтү нәтиҗәләре буенча яшь эшкуарлар 500 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин. Программа эшкуарлык күнекмәләрен үзләштерергә һәм финанслау алырга теләге булган 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге яшьләргә юнәлдерелгән.

Уку Татарстан Республикасының өч шәһәрендә – Казан, Чаллы һәм Әлмәттә узачак. Уку 1 июльдә башлана һәм 9 июльгә кадәр дәвам итә.

Программаның үзенчәлеге аның эшкуарлыкның гамәли аспектларына һәм бизнес-планнар өстендә эшләүгә игътибар итүендә. Катнашучылар тәҗрибәле укытучылар һәм уңышлы бизнесменнар җитәкчелегендә үрнәк һәм стандарт булмаган эшкуарлык ситуацияләре өстендә эшләргә мөмкинлек алачак. Программаны тәмамлагач, һәр катнашучы үз бизнес-планын булдыра һәм яклый алачак, эшкуарлыкка традицион гына түгел, инновацион алымнарны да үзләштерәчәк.

«Яшьләргә бизнес» белем бирү программасында катнашучылар, КУЭ субъекты тарафыннан 25 процент күләмендә финанслашу шарты белән, үз эшләрен үстерү өчен 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр грантка гариза бирү мөмкинлеге алачак. Бу яшь эшкуарларга үз идеяларын тормышка ашырырга һәм базарда уңышлы старт алырга зур ярдәм булачак.

«Яшьләргә бизнес» – яшьләр өчен үз эшкуарлык потенциалын күрсәтү, кыйммәтле белем һәм күнекмәләр алу, шулай ук үз бизнесларын үстерү өчен ярдәм итү мөмкинлеге. Программага кушылып, яшьләр Татарстан Республикасында эшкуарлыкның яңа дулкынының бер өлеше булып китә», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм Фонды генераль директорының беренче урынбасары – «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Линара Бурханова.

Программада катнашу өчен 29 июньгә кадәр КУЭ.РФның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә гариза бирергә, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга, аннары сайлап алу мөмкинлеге бирелә торган исемлектән курсны сайларга кирәк:

«01.07 – 09.07.2023 – «Яшьләргә бизнес» яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча укыту программасы, Казан шәһәре. Көндезге уку»

«01.07 – 09.07.2023 – «Яшьләргә бизнес» яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча укыту программасы, Чаллы шәһәре. Көндезге уку»

«01.07 – 09.07.2023 – «Яшьләргә бизнес» яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча укыту программасы, Казан шәһәре. Көндезге уку»

Программаның партнерлары булып «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» РМОО, Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстанда республика оешмасы, «Казан ачык талантлар университеты 2.0» автоном коммерцияле булмаган, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге һәм Татарстан Республикасы Яшь педагоглар берлеге тора. Мондый партнерлык ярдәмендә программада катнашучылар үзләренең һөнәри элемтәләрен киңәйтергә һәм эшлекле мохиттә кыйммәтле элемтәләр булдырырга мөмкинлек алачак.

«Яшьләр бизнесы» белем бирү программасында катнашу мәсьәләләре буенча гариза кампаниясе җитәкчесе Илья Земленухинга 8(987)214-92-67 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: укыту программасы «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла, аны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге, «ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды» МКК оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International