Вице-премьер – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның уйлап табучы һәм рационализатор көне уңаеннан котлавы

2023 елның 24 июне, шимбә

Кадерле дуслар, уйлап табучылар һәм рационализаторлар!

Сезне Уйлап табучы һәм рационализатор көне белән котлыйм.
Бу көн югары интеллект һәм энтузиазм, иҗади энергия һәм стандарт булмаган фикерләү хас булган төрле һөнәр ияләрен һәм белгечлек ияләрен берләштерә.

Яңа белемнәр эзләүгә һәм үзләштерүгә юнәлдерелгән иҗади хезмәтегез икътисадны үстерү һәм модернизацияләү, яңа югары технологияле производстволар булдыру һәм гражданнарыбызның иминлеген арттыру өчен технологик нигезләр формалаштыруның стратегик мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүнең аерылгысыз өлеше булып тора. 

Сезнең актив иҗади эшчәнлегегез киләчәктә дә яңа икътисади казанышларга, фәнни ачышларга һәм илнең технологик суверенитетын тәэмин итүгә ярдәм итәр дип ышанам.

Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс илһам, иҗади уңышлар һәм яңа ачышлар телим!

Хөрмәт белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International