Татарстан эшкуарларын сатуның эксперт ысулына өйрәтәчәкләр

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

«Минем бизнес» үзәге эшкуарларны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча бушлай узачак «Сатуның эксперт ысулы» семинарында катнашырга чакыра. 

Семинар 27 июньдә 13:30 сәгатьтә Казанның Петербург ур., 28 адресы буенча урнашкан Эшкуар йортында узачак. 

Спикер буларак бизнес-аналитик, сатуда 12 еллык тәҗрибәсе булган Федераль иминият компаниясе филиалы җитәкчесе Максим Некрасов чыгыш ясаячак. 

Семинар кысаларында сату этапларын тикшерәчәкләр, әзерлекнең төп этаплары турында фикер алышачаклар, продуктның өстенлекләрен билгеләячәкләр, шулай ук тәҗрибәдә ныгытачаклар һәм файдалы җаваплар алачаклар.

Тренинг милекчеләр, идарәчеләр һәм команда җитәкчеләре өчен исәпләнгән.

Программада:
- Презентациягә/очрашуга әзерлек нюанслары
- Практик биремнәр һәм яңа ысулны эшләү (төркемдә эш)
- Үсеш бирүче кире элемтә

Семинарда катнашу өчен гаризаны КУЭ.РФның Цифрлы платформасында «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә тапшырырга, аннан соң «Минем бизнес» үзәгенең уку чараларына язылу» хезмәтен сайларга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасында түләүсез белем бирү чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International