Республиканың 290 эшкуары ташламалы финанс ярдәменнән файдаланган. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты Татарстан Республикасы бизнесына беренче яртыеллыкта 620,6 млн сум акча җәлеп итәргә ярдәм итте.
Дәүләт микрофинанс ярдәменнән шул исәптән республиканың 38 үзмәшгуль гражданы файдаланган.
Татарстанда финанс ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыру өчен елына 4,5 % ставкасы белән яңа продукт эшләтеп җибәрелде. Ул эшкәртү производствосы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы эшкуарларга исәпләнгән.
Финанс программаларын ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды тормышка ашыра. Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен төрле категорияләргә һәм бизнес өлгерү дәрәҗәсенә исәпләнгән 9 ташламалы микрофинанс продукты гамәлдә. Бурыч алучыларның категориясенә бәйле рәвештә микрозаймнар буенча ставкалар 0,1 проценттан 5,5 процентка кадәр тәшкил итә.
Кече һәм урта бизнес өчен микрозаймның иң чик суммасы 5 млн сум тәшкил итә. Һөнәри керемгә салым кулланучы физик затлар өчен лимит – 500 мең сум. Микрозаем бирүнең максималь вакыты – өч ел.
Моннан тыш, залог белән тәэмин ителмәгән яисә җитмәгән очракта, Татарстанның кече һәм урта бизнес вәкилләре Татарстан Республикасы Гарантия Фондына мөрәҗәгать итә алалар, аның арсеналында бизнесның төрле категорияләре өчен 10 нан артык гарантия продуктлары бар: КФХлар өчен, индустрия һәм сәнәгать парклары өчен, экспортерлар өчен, онлайн-сәүдә өлкәсендә эшкуарлар өчен һәм башкалар.
Татарстан Республикасы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Минем субсидияләрем» сервисы аша онлайн микрозайм алу өчен гариза бирә алалар.
Республика эшкуарлары барлык гамәлдәге ярдәм чаралары буенча консультацияләр алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге телефонына 8(843)524-90-90 шалтыратып мөрәҗәгать итә алалар.