Кече һәм урта бизнес өчен төрле милек формасындагы мөлкәт турында мәгълүматны МСП.РФ цифрлы платформасында бер сервис-агрегаторга туплаганнар. Элек буш мөлкәт турында мәгълүматны КФҮ офисында яки «Дәүләт хезмәтләре» аша күчермә заказ биреп кенә алырга мөмкин иде. Мөлкәт реестрын формалаштыру белән КУЭ корпорациясе шөгыльләнә.
МСП.РФ цифрлы платформасында «Маркетплейсларда һәм социаль челтәрләрдә сату» яңа сервисы эшли башлады. Ул эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә, онлайн-сәүдә белән шөгыльләнүчеләргә маркетплейсны сайларга, шулай ук селлерларга ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Химград» технополисы вәкилләре җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы делегациясе «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында «ПК «Ледус» ҖЧҖ энергияне сак тотучы яктылык-техник җиһазлар җитештерү урынында булдылар.
2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан 2023 елда бизнеска административ йөкләнешне киметү буенча чараларны гамәлгә ашыру һәм җайга салу йогынтысын бәяләү нәтиҗәләре буенча стратегик сессия үткәрелде.
Гыйнварда Татарстан эшкуарлары өчен «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында экспорт эшчәнлегенә багышланган 5 чара узачак. Оештыручылар – ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге һәм «Минем бизнес» үзәге.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, мойбизнес.рф порталы, Россия экспорт үзәге белән берлектә, «Минем экспорт» платформасы аша электрон сәүдә буенча бушлай интенсив эшли башлый. Уку 12-14 февральдә чит ил базарларына чыгуны планлаштыручы эшкуарлар өчен узачак.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коммерция оешмалары арасында 2024 елда төп капиталга инвестицияләр кертү файдасына идарә карарларын кабул итүгә йогынты ясый торган факторларны билгеләүгә юнәлдерелгән социологик сораштыру үткәрә.
Бу – Россия төбәкләре арасында абсолют рекорд. Конкурста катнашу өчен барлыгы 7 600 гариза килгән.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Ярдәм – 2024» ташламалы гарантия продуктын эшләп чыгарды, бүләкләү буенча минималь ставкасы – 0,5%.
2018 елда ил Президенты В.В.Путин тарафыннан Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатларына ирешү буенча нәтиҗәле корал (халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге; үз-үзеңне тормышка ашыру һәм талантларны үстерү өчен мөмкинлекләр; яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз мохит; лаеклы, нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык; цифрлы трансформация) булып, беренче чиратта, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халык һәм тулаем ил өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән илкүләми проектлар булырга тиеш дигән карар кабул ителде.