Татарстаннан Президенты программасын тәмамлаучы «Ел менеджеры» Бөтенроссия конкурсында призер булды

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 27 февралендә Эшкуар көне кысаларында ВДНХда 2024 елда Россия Федерациясе халык хуҗалыгын оештыру өчен идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасын тәмамлаучылар арасында «Ел менеджеры» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды. Татарстаннан чыгарылыш укучысы Тимур Ульмаскулов конкурс призеры булып, «Бизнес-проект» номинациясендә мактаулы өченче урынны алган.

Тимур Ульмаскуловның «Калдыкларны калдыкларга» проекты Татарстан Республикасы территориясендә калдыкларны утильләштерүгә багышланган һәм калдыкларны монетизацияләүгә һәм предприятиенең икенчел ресурсларын нәтиҗәле куллануга юнәлдерелгән.

«Ел менеджеры» Бөтенроссия конкурсына ике номинациядә 60тан артык проект тапшырылган:  «Бизнес-проект» һәм «Коммерцияле булмаган (социаль) проект» , 13 проект кертелгән.

Идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасы илдә 1998 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә анда Россиянең 62 төбәге катнаша. Программа гамәлгә кергәннән бирле Татарстанда 2600дән артык идарәче белем алган. Программа кысаларында югары һәм урта звено җитәкчеләре, шулай ук бизнес хуҗалары Россиянең әйдәп баручы университетларында дәүләт бюджетыннан финанслау шартларында укыту уза. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы әлеге белем бирү программасының кураторы булып тора.

Чыгарылыш укучыбызны мактаулы 3 урыны белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International