Татарстан Республикасы Россия брендлары конкурсының «Регион» номинациясендә лидер булды

2024 елның 1 марты, җомга

29 февральдә Мәскәүнең ВЭБ үзәгендә Россиянең «Үзебезнекеләрне бел» үсеп килүче брендлары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Оештыручылар үз брендларына актив ярдәм итүче төбәкләр арасында Татарстан Республикасын билгеләп үттеләр. Ә яңа милли герой «Туган Батыр» «Анимация» номинациясендә җиңүчеләрнең берсе булды.

Президент  Владимир Путин кушуы буенча оештырылган конкурска Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды тарафыннан ВЭБ.РФ ярдәме белән илнең барлык төбәкләреннән 12 меңнән артык катнашучы җыелган. Татарстан Республикасыннан 2 212 бренд килгән – бу бер төбәктән иң күп гаризалар саны.

Җиңүче регион дипломын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга бүләкләү тантанасында Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин тапшырды.

«Анимация» номинациясенең партнеры булып «Союзмультфильм» чыгыш ясый. Киностудиянең Директорлар советы рәисе Юлианна Слащева җиңүчеләрне, шул исәптән Татарстанның «Туган Батыр» брендын котлады. Бу туган тарихка һәм мәдәнияткә зур мәхәббәт белән ясалган бренд. Ата-бабаларның риваятьләре һәм хикәятләре белән танышып, яшьтәш Туган Батыр белән маҗаралар һәм сынаулар аша үтеп, яшь буын рухи яктан баеп, өлкән буыннан эстафета кабул итә. 

Хәзерге вакытта Туган Батыр маҗаралары турында ике китап (өченчесе языла) төзелгән һәм гамәлгә ашырыла, алар инде рус, инглиз, кытай телләренә тәрҗемә ителгән, хәзер төрек һәм фарсы телләренә тәрҗемә ителә. Алар буенча спектакль, балалар квесты куела, Туган Батыр призына спорт конкурслары үткәрелә (ирекле һәм грек-рим көрәше, грепплинг, җәядән ату буенча).

Барлыгы 5 төп һәм 19 махсус номинация буенча узган конкурста илнең 42 төбәгеннән 85 бренд җиңде, аларга махсус призлар тапшырылды.  Тагын 2 000нән артык бренд-финалист проектның 60 партнерыннан ярдәм алачак.

Конкурста җиңүчеләргә эре маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә алга китештә ярдәм күрсәтеләчәк, алар әйдәп баручы тышкы реклама операторларыннан бушлай реклама кампанияләре, белем бирү программаларына керү, бизнес-экспертиза, эре эшлекле чараларда бушлай катнашу һәм башка ярдәмнән файдалана алачак.

Россиянең үсеп килүче «Үзебезнекеләрне бел» брендлар конкурсы икенче тапкыр үткәрелә. Ул кибет киштәләрендә һәм югары технологияле секторларда чит ил брендларын әкренләп алыштыра торган ватан продукциясен булдыручы меңләгән актив Россия эшкуарлары турында белергә мөмкинлек бирә. Партнерлар сыйфатында конкурска 60ка якын дәүләт һәм коммерция структурасы ярдәм итә, алар арасында: OZON, WILDBERRIES, Магнит, NOVIKOV Group, SIMPLE, X5 Group, ZASPORT, Детский мир, SPLAT, СОЮЗМУЛЬТФИЛЬМ, ZENDEN, ВКУСВИЛЛ, АСКОН, VK Cloud, RUSS, MAER «Сколково» фонды, Роскачество һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International