2024 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 286 социаль әһәмиятле объект һәм юл челтәре объекты төзеләчәк һәм ремонтланачак

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең илкүләм үсеш максатларына ирешү буенча эш ил җитәкчелеге куйган бурычларга туры китереп дәвам итәчәк. 2024 елда Татарстан Республикасында 13 илкүләм проект составына керүче 49 төбәк проекты гамәлгә ашырыла, аларны гамәлгә ашыруга 25,8 млрд сум сарыф итү планлаштырыла.

Әлеге акчалар 286 социаль әһәмиятле объект һәм юл челтәре объектларын төзүгә һәм ремонтлауга юнәлдереләчәк.

«Россия Федерациясе сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» төбәк проекты буенча 128 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктлары, табиб амбулаторияләре һәм поликлиникаларны да. Гомумән алганда, Татарстан Республикасында 2024 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыруга 3,5 миллиард сум юнәлдерү планлаштырыла.

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Апас һәм Саба районнарындагы авыл мәдәният йортларын, Казан дәүләт яшь тамашачы театрын һәм Сарман районындагы балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлау, шулай ук музейларны техник яктан җиһазландыру өчен җиһазлар сатып алу, модельле муниципаль китапханәләр төзү, мәдәни чаралар үткәрү һәм автоклублар төзү планлаштырыла.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән чаралар арасында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын төзү, Казан шәһәрендә ләм кырларын һәм Саба районының Шәмәрдән авылында нефть белән пычрану җирләрен рекультивацияләү эшләрен дәвам итүне билгеләп үтәргә кирәк.

2024 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында каралган чараларның тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтындагы интерактив картада танышырга мөмкин: https://mert.tatarstan.ru/kartartnp.htm.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International