2023 елда КУЭ илкүләм проекты буенча туристлыкны үстерүгә Татарстан эшкуарлары 2,1 млрд.сум ташламалы кредитлар алды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Туристлык өлкәсендә эшләүче Россиянең кече һәм урта предприятиеләре 2023 елда 59 млрд.сумнан артык ташламалы финанс алган. Татарстан предприятиеләренә ярдәм күләме 2,1 млрд.сум тәшкил итә. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында ярдәм күрсәтелде.

«Без эчке туристлык үсешенең яхшы динамикасын гына түгел, ә инвесторлар ягыннан бу өлкәгә үсешне дә күрәбез, туризм иң тиз үсеш алучы тармакларның берсенә әверелә. Бүген тәкъдимне үстерү мөһим, шуңа күрә номер фондын арттыру безнең төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Инвесторлар Икътисадый үсеш министрлыгы карамагындагы илкүләм проектлар кысаларында ярдәм итү инструментларыннан файдалана ала. «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәм күрсәтеп, яңа кунакханәләр төзү проектларын гамәлгә ашыру сыйфатлы номер фондын арттырырга, төбәкләрдә туристлыкны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр бирергә мөмкинлек бирәчәк», – дип хәбәр итте Россия Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вахруков.

Татарстан шулай ук туристлыкка финанслар җәлеп итү буенча 5 лидер-төбәк арасына керде.

«Эшкуарлар яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен ташламалы кредит программалары буенча да, илкүләм гарантия системасында катнашучыларның гарантияләре һәм поручительлекләре рәвешендә дә финанс ярдәме алдылар. Инвесткредитлау буенча 37,4 млрд.сум җәлеп ителгән, шул исәптән 11 млрд сум — яңа объектлар төзүгә һәм номерлар фондын киңәйтүгә», — дип билгеләп үтте КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.

Кунакханә өлкәсеннән һәм гомуми туклану тармагыннан КУЭ ярдәм чаралары «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелә. Аңа беренче вице-премьер Андрей Белоусов кураторлык итә. Шулай ук туристлык өлкәсендәге проектлар вице-премьер Дмитрий Чернышенко кураторы булган «Туристлык һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты нигезендә ярдәм ала. Профиль буенча илкүләм проектлар, мәсәлән, эре кунакханәләргә ташламалы кредит бирү программасы һәм модульле кунакханәләр төзүгә субсидия бирү программасы эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International