Ел башыннан Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре 2700дән артык бушлай хезмәт алган

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге ел башыннан Татарстан эшкуарларына һәм үзмәшгульләренә 2778 бушлай хезмәт күрсәткән. Хезмәтләр матрицасы максималь киң – күргәзмәләрдә катнашудан алып, эшкуарларның компанияләре белгечләрен яңа белгечлеккә – маркетплейс-менеджерлыкка өйрәтүгә кадәр. Теләсә нинди хезмәтне онлайн рәвештә бизнес өчен МСП.РФ цифрлы платформасында алырга мөмкин.

Комплекслы ярдәм бизнес таләпләренә туры килә һәм компанияләрнең яңа белем алу, компетенцияләрне һәм күнекмәләрне киңәйтү, реклама базарларында продукцияне алга сөрү һәм сату каналларын киңәйтүдәге төп ихтыяҗларын бушлай яба. 

«Татарстанда эшкуарлар өчен продуктларны, товарларны яки хезмәтләрне алга этәрүдә һәм үстерүдә ярдәм итү, онлайн-күрсәтү, электрон-сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтү, төрле акселерация программаларында, күргәзмәләрдә катнашу буенча хезмәтләр бар», – дип уртаклашты икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова.

Эшкуарлар тарафыннан дәүләт ярдәме алу өчен бердәм керү ноктасы булып «Минем бизнес» үзәге кала. Бүген ярдәм институты хисап тапшыру, электрон документ әйләнеше сервисларына керү, шулай ук Россия социаль челтәренең реклама кабинетында бюджетны икеләтә арттыру өчен бушлай купон бирү буенча хезмәт күрсәтүгә гаризалар кабул итә. Хезмәт алу өчен гаризаны шулай ук онлайн рәвештә МСП.РФ цифрлы платформасында бирергә мөмкин. 

Наталья Кондратова үзәк базасында төрле белем бирү курсларын да узарга мөмкин, дип сөйләде. Мәсәлән, КУЭ субъектлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, маркетплейсларда чыгу һәм эшләү һәм башка профильле укыту модульләре буенча. 

Хезмәтләр турында тулырак мәгълүматны ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәгенең  8 (843) 524-90-90 «кайнар линия» телефоны аша, Фонд сайтында: www.fpprt.ru һәм МСП.РФ цифрлы платформасында алырга мөмкин, шулай ук Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 адресы буенча урнашкан «Минем бизнес» үзәгендә яки муниципаль берәмлекләрдә Фондның төбәк вәкилләрендә шәхсән алырга мөмкин (элемтәгә керү өчен мәгълүматлар Фондның www.fpprt.ru рәсми сайтында  «Минем бизнес» үзәге – Элемтәләр бүлегендә урнаштырылган).

Исегезгә төшерәбез, бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерү «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектында каралган. Аны Президент  Владимир Путин башлап җибәрде, РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары  Андрей Белоусов гамәлгә ашырылуына кураторлык итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International