Татарстанда идарәче кадрлар әзерләү өчен Президент программасында катнашучыларны сайлап алу дәвам итә

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында уку өчен конкурс сайлап алуында катнашуга документлар кабул итү 2024 елның 15 мартына кадәр алып барыла. Программаны гамәлгә ашыруның 20 елдан артык вакыты эчендә республикада 2650 идарәче (шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсеннән 140 кеше) укыган, чит илләрдә 300дән артык кеше стажировка үткән.

 Татарстан Республикасында идарәче кадрлар әзерләү буенча Президент программасы 1998 елдан башлап үзен предприятиеләрнең икътисадый һәм финанс хәлен яхшыртуга, төбәктә мәшгульлекне тәэмин итүгә, социаль хәлне тотрыкландыруга турыдан-туры йогынты ясауга юнәлдерелгән перспективалы проектларны эшләү һәм апробацияләүнең нәтиҗәле тәҗрибә мәйданчыгы буларак күрсәтте.

Программа кысаларында оештырыла:

         - предприятиеләр өчен югары квалификацияле идарәче кадрлар әзерләү;

         - Татарстан идарәчеләрен икътисадның реаль секторы предприятиеләре белән идарә итүне оештыруның чит ил практикасы белән таныштыру;

         - Татарстан Республикасы предприятиеләрен реформалаштыруга ярдәм итү;

         - республика икътисады өчен идарәче кадрлар резервын формалаштыру.

Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдимнәре нигезендә 2024/2025 уку елында Президент программасы буенча әзерлеккә чакыру игълан ителде.

Идарәче кадрлар әзерләү программасы түбәндәгеләрне күздә тота:

  • «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү учреждениесендә  «Менеджмент» белгечлеге буенча һөнәри яңадан әзерләү курсы;
  • РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина университеты» югары белем бирү учреждениесендә «Сәламәтлек саклауда менеджмент» Һөнәри яңадан әзерләү курсы;
  • Белгеч һөнәри һәм тармак профиленә туры килгән чит ил яки Россия предприятиесендә стажировка үтә.
  • Чит телне белү күнекмәләрен камилләштерү.

Идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын (Президент программасы) гамәлгә ашыру кысаларында укырга кандидатларны конкурска җыю турында мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган: https://mert.tatarstan.ru/KadrovayaPolitica/PPPUpravKadrov/obiyavlenie.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International