ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе вәкилләре белән берлектә үткәрелә торган баланс комиссиясенең чираттагы утырышында катнашты. Утырышта агымдагы елның 9 ае эчендә зыянга эшләгән яки табышлары кимегән, шулай ук бюджетка түләүләр буенча бурычлары булган предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге каралды. Киңәшмә барышында предприятиеләрнең финанс нәтиҗәләренең кимүенә китергән сәбәпләр тикшерелде. Бу, аерым алганда, пассажирлар ташу әйләнешенең кимүе, пассажир ташуның үзкыйммәте артуы, бюджет компенсацияләренең җитәрлек күләмдә булмавы, машина паркын яңартуга һәм аларны карап тотуга бәйле чыгымнарның үсүе.

22
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Россия дәүләт хезмәте порталы тарафыннан иң беренче чиратта тәкъдим ителергә тиешле өстенлекле дәүләт хезмәте күрсәтү исемлеге төзелде. Әлеге өстенлекле хезмәт күрсәтүне кертү порталның яңа концепциясендә чагылыш таба, концепция мәгълүмати технологияләрне куллану буенча хөкүмәт комиссиясе күрсәтмәсе буенча Россия Федерациясе Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан эшләнде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты Президиумы утырышын уздырды, анда “Татарстан Республикасының мировая судьялар эшчәнлеген оештыру, шул исәптән матди-техник тәэмин ителеше турында” мәсьәләләр каралды. Утырышта ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе - вице-премьер Шамил Гафаров, Татарстан Хөкүмәте рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы икътисад министрының урынбасары Айрат Шәмсиев, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.

Президиум утырышы барышында, аерым алганда, Татарстан муниципаль берәмлекләрдә мировая судьлар участокларын урнаштыру өчен биналар бирү мәсьәләсе хакында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта ТР да 188 мировая судьялар участоклары санала, һәм шуларның күбесе кысан биналарда урнашкан.

Хәәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан, мировая судьялар өчен биналар бирү турындагы карар кабул ителде. Бүген утырышта катнашучылар бу карарны гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2013 елның 22 октябрендә «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: система төзегәндә» XII Гомумроссия форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы мастер-класс уздырды, анда республиканың төп стратегик проектлары тәкъдим ителде Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм «Леонтьев үзәге» каршындагы Стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич әлеге чараның модераторлары булдылар.
Кайбер министрлык җитәкчеләре «Иннополис», «Смарт сити Казан», «Универсиада 2013» һ.б. кебек киң күләмле проектларга инвестицияләр җәлеп итү һәм аларны нәтиҗәле куллану серләре белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов, «Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы» ААҖ генераль директорының резидентлар белән хезмәттәшлек итү буенча урынбасары Ренат Хәлимов доклад ясадылар.
2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы делегациясенең 21-22 октябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә уздырыла торган XII Гомумроссия форумында катнашуы кысаларында «Татарстан Республикасының стратегик үсеше: үсеш нокталары һәм өстенлекле проектлар» темасы буенча пленар утырышта чыгыш ясады. Пленар сессиянең модераторы – Санкт-Петербург университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин. Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы үсешенең стратегик бурычлары, шулай ук республиканың өстенлекле проектлары һәм үсеш нокталары турында сөйләде. Татарстан Республикасы икътисад министры чыгышы утырышта катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Бүген ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Санкт-Петербургта үткәрелә торган “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII гомумроссия форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул ТР ның икътисади үсеше, үсеш нокталары һәм өстенлекле проектлары хакында сөйләде.
Татарстан делегациясе составында М.Шаһиәхмәтовтан тыш ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл уҗалыгы министры Ленар Сафин, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре бар, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
2013 елның 23 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Онлайн трансляцияне http://yatv.ru/mert  сайтында карап була.

Утырыш 2013 елның 23 октяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.

2013 елның 21-22 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: система төзегәндә» XII Гомумроссия форумында (Санкт-Петербург шәһ.) катнаша. 2013 елның 21 октябрендә Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Сафин «Россия үсеше полюслары һәм көндәшлелекне үстерүнең төбәк стратегияләре» дип аталган «түгәрәк өстәл»дә Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгының эшчәнлеге һәм Смарт-сити Казан проекты турында доклад белән чыгыш ясый. 2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Татарстан Республикасының стратегик үсеше: үсеш нокталары һәм өстенлекле проектлар» темасы буенча «Стратегик һәм пространстволы планлаштыру: күпкырлы үсеш сәясәте» пленар утырышында чыгыш ясый. Шулай ук 2013 елның 22 октябрендә форум кысаларында 11.45 сәгатьтән 13.30га кадәр мастер-класслар уздыру планлаштырыла, анда республиканың стратегик проектлары күрсәтелә. Чараның модераторлары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Леонтьев үзәге каршындагы Стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешманың Попечительләр советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин алып барды. Утырыш барышында Гарантия фондының 2012 елның 12 октябреннән 2013 елның 12 октябренә кадәрге, ягъни беренче йөкләмә алынган көннән бер ел дәвамындагы эшчәнлеге буенча хисап тыңланды. Шулай ук Попечительләр советы әгъзалары йөкләмә лимитын 768 млн сумга кадәр арттыру, йөкләмә лимитларын яңадан бүлү, Инвестиция декларациясенә, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешма йөкләмәләрен бирү тәртибенә, банк депозитларында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасының ирекле средстволарын урнаштыруга ачык конкурс үткәрү тәртибенә һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге планына үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен тикшерделәр.
2013 елның 20-21 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов «Финанслар алу мөмкинлеге: инновацияләрне алга этәргәндә» темасы буенча Мәскәүдә узган «Россия төбәкләре: үсеш факторлары» Бөтендөнья икътисадый форумы утырышында чыгыш ясады. Мәскәүдә узган утырыш Россиядә Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында оештырылган иң мөһим чараларның берсе булып тора. Алар Давоста ел саен уздырыла торган җыелышта 2013 елны Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан билгеләп үтелгән Россия үсеш сценарие буенча фикер алышуларны, 2013 елның июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Россия төбәкләре белән дискуссияләрне, шулай ук 2014 елда Давоста узачак җыелыш мәсьәләләрен үз эченә ала.
«Бизнес өчен финанс ресурслар алу мөмкинлеге» пленар сессиясе кысаларында Артем Здунов инглиз телендә Татарстан Республикасының икътисадый егәре һәм республикага инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында сөйләде. Икътисад министры урынбасары Татарстанда ике махсус икътисадый зона, «Химград» технополисы, дүрт индустриаль парк, сәнәгатьнең төрле өлкәләре буенча махсуслашкан тугыз технопарк, шулай ук берничә инвестицияле һәм венчур фондлары булдырылуын хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International