Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары «Россия төбәкләре: үсеш факторлары» Бөтендөнья икътисадый форумы утырышында чыгыш ясады

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
2013 елның 20-21 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов «Финанслар алу мөмкинлеге: инновацияләрне алга этәргәндә» темасы буенча Мәскәүдә узган «Россия төбәкләре: үсеш факторлары» Бөтендөнья икътисадый форумы утырышында чыгыш ясады. Мәскәүдә узган утырыш Россиядә Бөтендөнья икътисадый форумы кысаларында оештырылган иң мөһим чараларның берсе булып тора. Алар Давоста ел саен уздырыла торган җыелышта 2013 елны Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев тарафыннан билгеләп үтелгән Россия үсеш сценарие буенча фикер алышуларны, 2013 елның июнендә Петербург халыкара икътисадый форумында Россия төбәкләре белән дискуссияләрне, шулай ук 2014 елда Давоста узачак җыелыш мәсьәләләрен үз эченә ала.
«Бизнес өчен финанс ресурслар алу мөмкинлеге» пленар сессиясе кысаларында Артем Здунов инглиз телендә Татарстан Республикасының икътисадый егәре һәм республикага инвестицияләр кертү мөмкинлекләре турында сөйләде. Икътисад министры урынбасары Татарстанда ике махсус икътисадый зона, «Химград» технополисы, дүрт индустриаль парк, сәнәгатьнең төрле өлкәләре буенча махсуслашкан тугыз технопарк, шулай ук берничә инвестицияле һәм венчур фондлары булдырылуын хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International