Мидхәт Шаһиәхмәтов «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: система төзегәндә» XII Гомумроссия форумы (Санкт-Петербург шәһ.) кысаларында пленар утырышта чыгыш ясады
2013 елның 22 октябре, сишәмбе
2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы делегациясенең 21-22 октябрь көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә уздырыла торган XII Гомумроссия форумында катнашуы кысаларында «Татарстан Республикасының стратегик үсеше: үсеш нокталары һәм өстенлекле проектлар» темасы буенча пленар утырышта чыгыш ясады. Пленар сессиянең модераторы – Санкт-Петербург университетының ирекле сәнгать һәм фәннәр факультеты деканы Алексей Кудрин. Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы үсешенең стратегик бурычлары, шулай ук республиканың өстенлекле проектлары һәм үсеш нокталары турында сөйләде. Татарстан Республикасы икътисад министры чыгышы утырышта катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.