«Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: система төзегәндә» XII Гомумроссия форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы мастер-класс үткәрде
2013 елның 22 октябре, сишәмбе
2013 елның 22 октябрендә «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: система төзегәндә» XII Гомумроссия форумы мәйданчыгында Татарстан Республикасы мастер-класс уздырды, анда республиканың төп стратегик проектлары тәкъдим ителде Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм «Леонтьев үзәге» каршындагы Стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич әлеге чараның модераторлары булдылар.
Кайбер министрлык җитәкчеләре «Иннополис», «Смарт сити Казан», «Универсиада 2013» һ.б. кебек киң күләмле проектларга инвестицияләр җәлеп итү һәм аларны нәтиҗәле куллану серләре белән уртаклаштылар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов, «Сәнәгать-җитештерү тибындагы «Алабуга» махсус икътисадый зонасы» ААҖ генераль директорының резидентлар белән хезмәттәшлек итү буенча урынбасары Ренат Хәлимов доклад ясадылар.