Татарстан Республикасы делегациясе «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: система төзегәндә» XII Гомумроссия форумында катнаша

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
2013 елның 21-22 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: система төзегәндә» XII Гомумроссия форумында (Санкт-Петербург шәһ.) катнаша. 2013 елның 21 октябрендә Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Сафин «Россия үсеше полюслары һәм көндәшлелекне үстерүнең төбәк стратегияләре» дип аталган «түгәрәк өстәл»дә Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгының эшчәнлеге һәм Смарт-сити Казан проекты турында доклад белән чыгыш ясый. 2013 елның 22 октябрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Татарстан Республикасының стратегик үсеше: үсеш нокталары һәм өстенлекле проектлар» темасы буенча «Стратегик һәм пространстволы планлаштыру: күпкырлы үсеш сәясәте» пленар утырышында чыгыш ясый. Шулай ук 2013 елның 22 октябрендә форум кысаларында 11.45 сәгатьтән 13.30га кадәр мастер-класслар уздыру планлаштырыла, анда республиканың стратегик проектлары күрсәтелә. Чараның модераторлары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Леонтьев үзәге каршындагы Стратегик планлаштыру буенча ресурс үзәге директоры Борис Жихаревич.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International