«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешманың Попечительләр советы утырышы узды

2013 елның 22 октябре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешманың Попечительләр советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин алып барды. Утырыш барышында Гарантия фондының 2012 елның 12 октябреннән 2013 елның 12 октябренә кадәрге, ягъни беренче йөкләмә алынган көннән бер ел дәвамындагы эшчәнлеге буенча хисап тыңланды. Шулай ук Попечительләр советы әгъзалары йөкләмә лимитын 768 млн сумга кадәр арттыру, йөкләмә лимитларын яңадан бүлү, Инвестиция декларациясенә, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешма йөкләмәләрен бирү тәртибенә, банк депозитларында «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасының ирекле средстволарын урнаштыруга ачык конкурс үткәрү тәртибенә һәм финанс-хуҗалык эшчәнлеге планына үзгәрешләр кертү мәсьәләләрен тикшерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International