ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе
2013 елның 22 һәм 24 октябрьләрендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданнары резидентлары проектларын конкурслы сайлап алуда катнашуга гаризалар каралачак. Конкурста катнашуга гариза биргән эшкуарларны үз проектларын тәкъдим итү өчен Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб
Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-49.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча Конкурска заявкалар 30 нчы октябрьгә кадәр эш көннәрендә сәгать 9 дан 18 гә кадәр кабул ителә. Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 125 каб.

Тулырак мәгълүматны тубәндәге телефон аша ала аласыз: (843)5-24-90-90.

Хөрмәтле лицензиатлар, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан «Муниципаль контроль һәм дәүләт контроле (күзәтчелеге) уздырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында»гы 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль законга ярашлы рәвештә 2014 елга кара металл һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату буенча лицензияләнгән эшчәнлек алып баручы шәхси эшкуарлар һәм юридик затларны планлы рәвештә тикшерүне оештыру планы эшләнә. Килештерү процедурасын узганнан соң һәм прокуратура органнары тарафыннан расланганнан соң, тикшерү планы Министрлык сайтында, шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Прокуратурасы сайтларында урын алачак.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча уздырылган ярышларда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы өченче урынны алды. Команда составында: Ришат Зиннәтуллин, Гөлнара Әхмәдиева һәм Сергей Долгов. Беренче урынга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы лаек булды. Татарстан Республикасы Прокуратурасы командасы - көмеш призер. Ярышлар 2013 елның 19 октябрендә Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә уздырылды. Ярышларда Татарстан Республикасы ведомстволары һәм министрлыкларыннан барлыгы 27 команда катнашты.

19
октябрь, 2013 ел
шимбә
2013 елның 23 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау булачак.

Әлеге программа буенча заявкалар тапшырган эшкуарларны Конкурс комиссиясе утырышына чакырабыз.

Онлайн трансляцияне http://yatv.ru/mert  сайтында карап була.

Утырыш 2013 елның 23 октяберендә сәгать 10 да була.Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү урамы 55 йорт, 429 каб.


18
октябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында «түгәрәк өстәл» форматында Татарстан Республикасы икътисад министры, Республика өч яклы комиссиясе координаторы Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайлау буенча республика өч яклы комиссиясе утырышы узды.
Республика өч яклы килешүе социаль-хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге киң кырлы бурычларны хәл итүне күздә тота, дип басым ясады, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Мидхәт Шаһиәхмәтов. Хезмәт мөнәсәбәтләре системасында төп мәсьәләләр булып халыкның мәшгульлеге, хезмәткә түләү, эш урыннарының куркынычсызлыгы һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдалана алу мөмкинлеге тора.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге чит илләрдәге Россия Федерациясе сәүдә вәкиллекләре белән хезмәттәшлек итә. Шәхси танышулар һәм хезмәттәшлекнең ихтимал перспективалары һәм проблемалары буенча фикер алышу максатларында 2013 елның 29 октябрендә 15.00 сәгатьтә чит илләрдәге Россия Федерациясе сәүдә вәкиллекләренең тышкы икътисадый проектларны тормышка ашырырга җәлеп ителгән Татарстан компанияләре вәкилләре белән очрашуы үтәчәк. Сезне әлеге очрашуда катнашырга чакырабыз! Очрашуда катнашучыларга һәр сәүдә вәкиле белән шәхси аралашу мөмкинлеге тудырылачак. Чара Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгында (Мәскәү шәһ.) узачак. Катнашу өчен Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенә 2013 елның 22 октябренә кадәр түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: 8 (843) 227-42-33. Экспортка ярдәм итү үзәгендә элемтә өчен җаваплы зат – Гергерт Роза Илдусовна.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин рәислегендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан конкурс нигезендә субсидияләр бирү буенча конкурс комиссиясенең беренче утырышы узды. Утырышта 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар конкурсының экспертлар составы тикшерелде һәм килештерелде. Экспертлар составы конкурсның өстенлекле юнәлешләрен исәпкә алып формалаштырылды, анда бәйсез экспертлар белән берлектә, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары вәкилләре дә керде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында экспертлар өчен социаль юнәлешле КБОларның субсидия алу хокукына конкурста катнашу өчен бирелгән гаризаларына экспертиза үткәрү буенча мәгълүмати-методик семинар уздырылды. Семинарда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре чыгыш ясады. Якын арада конкурска тәкъдим ителгән проектларга экспертиза үткәреләчәк.
Бүген Казанда «Мәгълүматлаштыру - Россия төбәкләрен камилләштерүнең нигезе» исеме астында илкүләм IT-форум уза. Чарада Россия Хөкүмәте вәкилләре белән беррәттән халыкара танылган компанияләр дә катнаша.
Форумның максаты - тормышның халык өчен аеруча әһәмиятле булган өлкәләрен уңайлы мәгълүмати технологияләр беән тәэмин итү, әлеге тармактагы кызыклы проектларны барлау. Хөкүмәт вәкилләре, зур IT-компанияләр һәм Россиянең төбәк җитәкчеләренә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бәйсез мәйданчык булдыру - шулай ук мөһим максатларның берсе буларак карала.
2013 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программасын раслау турында»гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проектын килештерү барышында кергән тәкъдимнәр буенча фикер алышу максатында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән киңәшмә узды. Закон проектына кайбер әйдәп баручы илләр, шул исәптән Россия Федерациясендә икътисадый үсеш темплары акрынайган шартларда республика икътисадының төп өлкәләрендә үсеш темпларын стимуллаштыру өчен институциональ шартлар тудыруга юнәлтелгән яңа чаралар кертелде. Яңа чараларны гамәлгә ашыру Программаны эшчәнлекнең барлык секторлары өчен мөһим әһәмияткә ия системалы характердагы проблемаларын чишүгә юнәлтә. Закон проекты Программаның «Программаны гамәлгә ашыру барышын күзәтү һәм аңарга үзгәрешләр кертү» турындагы 5.1 бүлегенә ярашлы рәвештә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International