Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович!
Хөрмәтле депутатлар!
Чакырылган кунаклар!
Сезнең карауга 2014-2016 елларга урта сроклы чорга республиканың социаль-үсеш фаразы тәкъдим ителә.
Фаразны эшләү кысаларында республика министрлыклары, ведомстволары, муниципаль берәмлекләре һәм предприятиеләре белән зур эш башкарылды. Фараз күрсәткечләре зона киңәшмәләрендә, Дәүләт Советы комитетлары утырышларында, парламент тыңлауларында тикшерелде.
Фараз бәяләмәләре нигезенә салынган иң мөһим тышкы һәм эчке факторларга тукталып үтәм. Фараз тышкы, шулай ук эчке базарларда хөкем сөргән чиктән тыш катлаулы макроикътисадый вәзгыятьтә, икътисад динамикасы акрынаю шартларында эшләнде.
Халыкара валюта фонды бәяләмәсенә караганда, 2013 елда дөньякүләм үсеш темплары чама белән 2,9 процент тәшкил итә; республиканың төп сәүдә партнерлары булып торган Еврозона илләрендә сизелерлек уңай үзгәрешләр күзәтелми.