ТР икътисад министры “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” форумында чыгыш ясады

2013 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Санкт-Петербургта үткәрелә торган “Россия төбәкләре һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру” XII гомумроссия форумының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул ТР ның икътисади үсеше, үсеш нокталары һәм өстенлекле проектлары хакында сөйләде.

Татарстан делегациясе составында М.Шаһиәхмәтовтан тыш ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл уҗалыгы министры Ленар Сафин, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре бар, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International