ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2013 ел
шимбә
«Көндәшлекне үстерү һәм монополиягә каршы сәясәтне камилләштерү» юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында 2013 елның 25 октябрендә Мәскәү шәһәрендә ел саен уздырыла торган «Россиядә монополиягә каршы җайга салу» дип аталган Бишенче конференция үтте. Ул өстенлекле программаларны үстерү буенча директор Александр Пироженко җитәкчелегендәге Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылды. Конференциядә төбәкләрдә көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары эшчәнлеге стандартлары һәм 2014 елдан әлеге Стандарт кертелергә тиешле Россия Федерациясе пилот төбәкләре буенча фикер алыштылар. Әлеге стандартларны эшләүдә Татарстан Республикасы да катнашты. Конференциядә һәм дискуссияләрдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Артем Здунов «Татарстан Республикасында көндәшлек мохите торышы һәм үсеше» темасына кыскача доклад белән чыгыш ясады.

25
октябрь, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү һәм планлаштыру процессын камилләштерү, шулай ук аларның бюджет нәтиҗәлелеген исәпләү тәртибен кертү максатларында 2013 елның 24 октябрендә Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәлелегенә бәя бирү тәртибен һәм Татарстан Республикасы дәүләт программалары исемлеген раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 31 декабрендәге 1199нчы карары белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, гамәлгә ашыру һәм аларның нәтиҗәлелегенә бәя бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» 789нчы карары кабул ителде. Карар белән түбәндәге үзгәреш кертелә: статистика учеты нигезендә дәүләт программалары чараларын гамәлгә ашыруны шәрехли торган индикаторларны исәпләүнең мәҗбүрилеге юкка чыгарыла. Бу үзгәрешнең кертелүе кайбер дәүләт программалары чаралары буенча статистик учет нигезендә аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләренең тиешле күрсәткечләрен исәпләү мөмкин булмауга бәйле.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 9 ае эчендә кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сатуны лицензияләү буенча нәтиҗәләр ясый. Бүгенге көндә лицензияләр реестрында 86 лицензиат, тимер калдыкларын эшкәртү һәм җыю буенча 332 пункт теркәлгән. Әлеге пунктларның зур күпчелеге республиканың сәнәгый яктан үсеш алган шәһәр һәм районнарында урнашкан. Хисап чоры эчендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 13 лицензия (5 гариза бирүчегә рөхсәт бирелмәгән) һәм 33 лицензиягә кушымта (10ысына рөхсәт бирелмәгән) тапшырылган; 12 лицензия яңадан рәсмиләштерелгән (3 дәгъва кылучының гаризасы кире кагылган). Кире кагуга нигез булып лицензия бирүнең закон тарафыннан расланган таләпләренең үтәлмәве тора.
2013 елның 24 октябрендә Россия Федерациясе Төбәкләр үсеше министрлыгында Россиянең кече шәһәрләре үсеше буенча федераль максатчан программа концепциясе проектын эшләү мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем киңәшмәсе узды. Аны Төбәк үсеше министры урынбасары Владимир Дедюхин алып барды. Эшче төркем составына Татарстан Республикасыннан икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин керә. Киңәшмә барышында «Программалы максатчан метод кулланып, 2020 елга кадәр Россия Федерациясенең кече шәһәрләренең социаль-икътисадый үсеше белән дәүләти идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүнең фәнни-техник тәэмин ителеше» темасы буенча фәнни-тикшеренү эше тәкъдим ителде.
2013 елның 22 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында булган Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары резидентларына субсидияләр бирү программасы буенча заявкалар карау комиссиясе утырышы № 5-1/КГ беркетмәсе.
2013 елның 23 октяберендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Җайланмалар лизингын үстерү чаралары: беренче взносны һәм процент ставкасын субсидияләү (ЛИЗИНГ-ГРАНТ) дәүләт ярдәме программасы буенча заявкалар карау комиссиясе утырышы № 7-ЛГ беркетмәсе.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 12 октябрендәге 913нче карары белән дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә бердәм мәгълүмати системага (ул куллануга тапшырылганчы) кертелергә тиешле мәгълүматны «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге Россия Федерациясе рәсми сайтында урнаштыру турында нигезләмәне раслады. Әлеге документ «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру өчен кирәк булган норматив хокукый актлар исемлегенә керә. Нигезләмә товарлар китерүгә, эшләр үтәүгә, хезмәт күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат урнаштыру өчен Россия Федерациясенең рәсми сайтында мәгълүмат урнаштыру тәртибен билгели: www.zakupki.gov.ru.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан кабул ителә (басыла) торган Татарстан Республикасында гамәлдә булган норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының көйләү йогынтысын ачык бәяләү тәртибен раслау турында» 2012 елның 31 декабрендәге 1182нче карарын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының «Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кара металл, төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату өлкәсендә лицензия контролен гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен башкаруның административ регламентын раслау турында» 2013 елның 26 мартындагы 96нчы боерыгының көйләү йогынтысына бәя бирү буенча эшче төркеме утырышы була. Утырышта Боерык эшкуарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары өчен артык административ һәм башка чикләүләр һәм вазыйфалар яки аларны кертүгә булышучы, шулай ук эшкуарлык һәм башка субъектларның акланмаган чыгымнарына китерүче нигезләмәләрнең булуы ягыннан тикшерелә.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан Киев шәһәренә (Украина) эшлекле миссия оештыру буенча әзерлек эшләре алып барыла. Әлеге сәфәрнең максаты - XII Халыкара сәнәгать форумында катнашу, ул исә 2013 елның 19-22 ноябрь көннәрендә узачак. Халыкара сәнәгать форумы – Украинада Халыкара күргәзмәләр ассоциациясендә теркәлгән иң эре һәм бердәнбер сәнәгать күргәзмәсе, бу күргәзмәләр өчен дөнья күләмендә танылуның иң югары дәрәҗәсен күрсәтүче дәлил. Форум металл эшкәртү, машина төзелеше һәм төрдәш тармаклар өлкәсендә махсуслашкан сәнәгать мәйданнарын, шулай ук фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, күргәзмәдә катнашучылар тарафыннан оештырылган презентацияләрнең киң программасын үз эченә алган. Күргәзмәдә Украина, якын һәм ерак чит илләрнең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре катнаша.

24
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Социаль юнәлешле КБОларның 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына конкурска тәкъдим ителгән проектларына экспертиза үткәрелә. Экспертлар составы конкурсның өстенлекле юнәлешләрен исәпкә алып формалаштырылды, аңарга бәйсез экспертлар белән берлектә, Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары вәкилләре дә керде. Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алуга конкурс сайлап алуында катнашу рөхсәт ителгән социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның, шулай ук конкурс сайлап алуын узмаган КБОның исемлеге конкурс комиссиясенең 2013 елның 18 октябрендә үткән 2нче утырышында расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International