ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге ел саен уздырыла торган «Син – эшкуар» яшь эшкуарлар форумында катнашты.
Федераль дәрәҗәдәге форум 2013 елның 10 декабрендә Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты ярдәме белән оештырылды. Форум, үз эшен башлап җибәрүчеләр белән беррәттән, бизнесларын уңышлы алып баручы эшкуарларга да йөз тота. Өч йөз илле катнашучы үзара тәҗрибә уртаклашты. Алар арасында бизнес һәм хакимият вәкилләре, яшь эшкуарлар, бизнес-проект авторлары һәм үз эшләрен әле яңа гына оештырып җибәрүчеләр бар иде.
2013 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге» ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов химия технологияләре өлкәсендә инжиниринг үзәге алдында торган бурычларның җитдилеген ассызыклады. Эш югары җитештерүчәнлеккә ия хезмәт урыннары булдыруга, инновацияле продуктларның өлешен арттыруга һәм интеллектуаль милекне, матди булмаган активларны туплауга юнәлдерелергә тиеш. Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов Директорлар советы составын киңәйтү, аңа «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ һәм «Нефть промыселлары химиясе фәнни-тикшеренү институты» ААҖ вәкилләрен кертү сорауларын карау тәкъдиме белән чыкты.
2013 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында IX Казан венчур ярминкәсен уздыру һәм оештыру буенча Республика оештыру комитеты утырышы узды.
Утырыш 2014 елның апрелендә «Корстон-Казан» КСКК мәйданында узачак IX Казан венчур ярминкәсен үткәрүгә әзерлек сорауларына багышланды.
2013 елның 11 декабрендә «Корстон-Казан» КСКК тугызынчы мәртәбә үткәрелә торган «Татарстан Республикасы-2013 өчен илле иң яхшы инновацияле идея» бәйгесендә җиңүчеләрне котлау тантанасын кабул итте.
Бәйгенең төп максатлары – инновацияле эшчәнлекне стимуллаштыру, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль уңышларын пропагандалау, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый һәм фәнни-техник бурычларын чишүгә Россия төбәкләре, чит илләр интеллектуаль потенциалын файдалануга этәргеч бирү.
Бәйгегә Татарстан Республикасы үсешенең фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә.
2013 елның 10 нчы декаберендә Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Безнең республикадан Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов катнашты.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.
2013 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасына Красноярск крае делегациясенең рәсми сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Красноярск крае инвестицияләр һәм инновацияләр министры урынбасары Петр Чижиков һәм Красноярск шәһәре башлыгы киңәшчесе Андрей Первухин булып киттеләр.
Очрашуда икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин, икътисад министры урынбасары – Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин һәм министрлыкның инновацияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Иван Анискин катнашты.
Кунакларны Татарстан социаль-икътисадый үсешенең төп аспектлары, республиканың инновацион куәте, Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры белән таныштырдылар.

11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
2013 елның 13-14 декабре көннәрендә Казанда «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы» дип аталган Төбәкара конференция узачак.
Конференцияне Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле аппараты белән берлектә, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрә.
Конференциядә Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
Конференциядә катнашу бушлай. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль заказчыларын чарада катнашырга чакырабыз.
2013 елның 10 декабрендә «ИТ-парк» Югары технологияләр өлкәсендә технопарк» дәүләт автоном учреждениесенең матбугат үзәгендә «2013–2016 елларга Татарстан Республикасында наноиндустрия үсеше» озакка исәпләнгән максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында наноиндустрия үсешенең максатчан күрсәткечләрен үтәү буенча «ИТ-парк» ДАУ резидентлары катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Инвестицияле һәм инновацияле эшчәнлек идарәсе башлыгы Борис Михайлов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының инновацияле эшчәнлек бүлеге башлыгы урынбасары Лилия Хәбибуллина, «ИТ-парк» ДАУ директоры Антон Грачев, шулай ук «ИТ-парк» ДАУ вәкилләре һәм резидентлары катнашты.
2013 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Медицина фәннәре үзәге» Медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәге» ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе итеп Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин расланды.
Көн тәртибендә каралганча, утырыш барышында Җәмгыять эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, акцияләр чыгару һәм Җәмгыятьнең эчке документларын раслау турында карарлар кабул ителде, шулай ук инжиниринг үзәге үсеше планы яңгырады һәм, Казан дәүләт медицина университеты базасында булган мәйданнар тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнгә күрә, аны урнаштыру мәсьәләләре тикшерелде.
2013 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «КАИ Лазер» Сәнәгать лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге» ААҖнең Директорлар советы утырышы узды.
Җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе итеп А.Н. Туполев ис. КМТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов расланды.
Көн тәртибендә каралганча, утырыш барышында Җәмгыять эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, акцияләр чыгару һәм Җәмгыятьнең эчке документларын раслау турында карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International