«Татарстан Республикасы-2013 өчен илле иң яхшы инновацияле идея» бәйгесе кысаларында «Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе проектлары» номинациясендә ике проект җиңде

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 11 декабрендә «Корстон-Казан» КСКК тугызынчы мәртәбә үткәрелә торган «Татарстан Республикасы-2013 өчен илле иң яхшы инновацияле идея» бәйгесендә җиңүчеләрне котлау тантанасын кабул итте.
Бәйгенең төп максатлары – инновацияле эшчәнлекне стимуллаштыру, фәнни-техник өлкә белгечләренең интеллектуаль уңышларын пропагандалау, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый һәм фәнни-техник бурычларын чишүгә Россия төбәкләре, чит илләр интеллектуаль потенциалын файдалануга этәргеч бирү.
Бәйгегә Татарстан Республикасы үсешенең фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар проблемаларын чишүгә юнәлдерелгән проектлар кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International