«Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге» ААҖ Директорлар советы утырышы узды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
2013 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Химия технологияләре өлкәсендә төбәк инжиниринг үзәге» ААҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышны ачып, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов химия технологияләре өлкәсендә инжиниринг үзәге алдында торган бурычларның җитдилеген ассызыклады. Эш югары җитештерүчәнлеккә ия хезмәт урыннары булдыруга, инновацияле продуктларның өлешен арттыруга һәм интеллектуаль милекне, матди булмаган активларны туплауга юнәлдерелергә тиеш. Шулай ук Мидхәт Шаһиәхмәтов Директорлар советы составын киңәйтү, аңа «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ һәм «Нефть промыселлары химиясе фәнни-тикшеренү институты» ААҖ вәкилләрен кертү сорауларын карау тәкъдиме белән чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International