«Медицина фәннәре үзәге» Медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәге» ААҖ Директорлар советы утырышы узды

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
2013 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Медицина фәннәре үзәге» Медицина симуляторлары төбәк инжиниринг үзәге» ААҖ Директорлар советы утырышы узды.

Җәмгыятьнең Директорлар советы рәисе итеп Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин расланды.
Көн тәртибендә каралганча, утырыш барышында Җәмгыять эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, акцияләр чыгару һәм Җәмгыятьнең эчке документларын раслау турында карарлар кабул ителде, шулай ук инжиниринг үзәге үсеше планы яңгырады һәм, Казан дәүләт медицина университеты базасында булган мәйданнар тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнгә күрә, аны урнаштыру мәсьәләләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International