Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге ел саен уздырыла торган «Син – эшкуар» яшь эшкуарлар форумында катнашты

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге ел саен уздырыла торган «Син – эшкуар» яшь эшкуарлар форумында катнашты.
Федераль дәрәҗәдәге форум 2013 елның 10 декабрендә Мәскәү шәһәренең Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты ярдәме белән оештырылды. Форум, үз эшен башлап җибәрүчеләр белән беррәттән, бизнесларын уңышлы алып баручы эшкуарларга да йөз тота. Өч йөз илле катнашучы үзара тәҗрибә уртаклашты. Алар арасында бизнес һәм хакимият вәкилләре, яшь эшкуарлар, бизнес-проект авторлары һәм үз эшләрен әле яңа гына оештырып җибәрүчеләр бар иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International