Казанда Дәүләт сатып алулары өлкәсендә контракт системасы буенча төбәкара конференция узачак

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе
2013 елның 13-14 декабре көннәрендә Казанда «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы» дип аталган Төбәкара конференция узачак.
Конференцияне Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле аппараты белән берлектә, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән үткәрә.
Конференциядә Идел буе федераль округында Россия Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Галина Изотова, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары Евгений Елин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
Конференциядә катнашу бушлай. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль заказчыларын чарада катнашырга чакырабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International