Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсе 2013 елга Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты үтәлешенә башлангыч йомгак ясадылар.
Коллегия “Корстон” кунакханә комплексы (Казан) мәйданчыгында уздырылды, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Росся Финанс министры Антон Силуанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Петрушин катнашты.
Татарстан Республикасы финанс, салым һәм казначылык органнарының уртак коллегиясе on-line режимында интернет челтәрендә трансляцияләнде (Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында www.prav.tatarstan.ru).
2013 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Лаеш, Бөгелмә муниципаль районнарының башкарма комитетлары вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Стратегик үсеш идарәсе башлыгы Айрат Усманов рәислегендә баланс комиссиясе утырышын уздырды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан утырышта икътисад тармаклары үсеше бүлеге башлыгы Валентина Спирина катнашты.