Икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев «Татарстан бизнесы» (ТЯГ) тапшыруы алып баручысына норматив хокукый актларның җайлау йогынтысына ачык бәя бирү турында сөйләде

2013 елның 15 декабре, якшәмбе
2013 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Татарстан бизнесы» тапшыруы өчен сюжет яздыруда катнашты.
Министр урынбасары Татарстан Республикасында гамәлдәге норматив хокукый актларның һәм норматив хокукый актлар проектларының җайлау йгынтысына ачык бәя бирү процедурасын кертү буенча алып барыла торган эш турында сөйләде.
Айрат Шәмсиев эшкуарлык берләшмәләрен җайлау йогынтысына ачык бәя бирү процедурасын уздыру кысаларында республикада кабул ителә торган һәм гамәлдәге норматив хокукый актларны тикшерү процессына актив кушылырга чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International