Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең 25 еллыгына багышланган тантаналы утырышта катнашты

2013 елның 13 декабре, җомга
2013 елның 11 декабрендә «Казан» Милли мәдәни үзәгендә «Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы» – «Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының 25 еллыгына багышланган тантаналы пленум узды.
Пленумда БИҖ ТРО рәисе Рифат Ганибаев, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм башкалар катнашты.
Сәрия Сираҗиева, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләрне җәмгыятькә интеграцияләүгә һәм социаль тернәкләндерүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте рәисенә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның Рәхмәт хатын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International