«Халык инициативасы» Фонды тарафыннан «Фермер бул» мәгълүмати-агарту программасы эшләнде

2013 елның 15 декабре, якшәмбе
«Халык инициативасы» Фонды тарафыннан авыл җирлегендә кече бизнесны төзү һәм үстерү максатында «Фермер бул» мәгълүмати-агарту программасы эшләнде.
«Фермер бул» программасы – авылда үз эшеңне ачу һәм ничек фермер хуҗалыгының хуҗасы булу буенча юлкүрсәткеч.
Программаның бурычы – фермер хуҗалыгын төзү һәм үстерү өчен никадәр акча таләп ителүе, аларны кайдан табарга, авыл хуҗалыгы техникасын ничек юнәтергә, җирне кайдан алырга кирәклеге һәм әлеге процесста кем ярдәм итә алуы турында гади һәм ачык формада сөйләп бирү.
Тиешле консультацияне программаның үз экспертлары да бирә ала. Бу турыда тулырак мәгълүмат www.i-farmer.ru  яки www.я-фepмep.pф.  сайтларында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International