Мидхәт Шаһиәхмәтов тәҗрибә уртаклашу максатында Мәскәү шәһәре Дәүләт хезмәтләре комитетында һәм Мәскәү шәһәренең Замосквореченск районы КФҮндә булды

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, күпфункцияле үзәкләрдә (КФҮ) «бер тәрәзә» принцибы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрне оештыру тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм Татарстан Республикасы Президентының Эксперт идарәсе башлыгы Булат Исмәгыйлов Мәскәү шәһәре Үзәк административ округының Замосквореченск районы КФҮндә булдылар.
Замосквореченск районы КФҮ 2011 елның сентябреннән эшли башлаган. КФҮ төзүнең гомуми бәясе 65 млн сумны тәшкил иткән. Районда 55 мең кеше яши. КФҮтә халыкны кабул итү өчен әзерләнгән тәрәзәләр саны – 30. КФҮнең үткәрү сәләте тәүлегенә 1000 кешегә исәпләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International