Татарстанда гамәлдә булган КФҮндә җир-мөлкәт сорауларына караган хезмәт күрсәтүләргә, шулай ук Пенсия фонды хезмәтләренә ихтыяҗ иң зурлардан

2013 елның 15 декабре, якшәмбе
Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча күпфункцияле үзәкләр системасы төзү кысаларында агымдагы елның IV кварталында гамәлдәге 5 КФҮләренә өстәмә рәвештә тагын 14 муниципаль районда (Аксубай, Алексеевск, Буа, Биектау, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Чирмешән, Чистай, Ютазы) гражданнарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен документлар җыю буенча 14 КФҮ үз эшен башлап җибәрде.
7 декабрьдән 13 декабрьгә кадәрге вакыт аралыгында әлеге КФҮләрдә хакимият органнарының 2516 хезмәте башкарылган. Җир-мөлкәт сорауларына караган хезмәт күрсәтүләргә, шулай ук Пенсия фонды хезмәтләренә ихтыяҗ иң зурлардан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International