Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Икътисад министрлыгы уңай инвестицияле климатка 100 адым конференциясендә катнашты
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2013 елның 16-17 декабре көннәрендә Мәскәү шәһәрендә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО һәм «Ведомости» газетасы тарафыннан оештырылган «Уңай инвестицияле климатка 100 адым. Казанышлар һәм яңа каршылыклар» конференциясендә катнашты.
Конференциянең беренче көнендәге пленар дискуссияләрдә Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Андрей Белоусов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышны үстерү буенча министры Александар Галушка, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, башкарма хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрнең эре компанияләре җитәкчеләре, эксперт һәм бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләренең чыгышлары тыңланды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан конференциядә инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Булат Хаҗиәхмәтов катнашты.
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышында төбәк салымнары буенча бирелгән салым ташламаларын куллануның нәтиҗәлелеге сораулары каралды
2013 елның 17 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитеты утырышы узды. Анда «Төбәк салымнары буенча бирелгән салым ташламаларын куллануның нәтиҗәлелеге турында»гы мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады. Ул үз чыгышында инвестицияле эшчәнлекне дәүләт көйләве кысаларында инвестицияле проектларны гамәлгә ашыра торган субъектларга, шулай ук «Алабуга» Махсус икътисадый зонасы резидентларына, технопаркларга (индустриаль паркларга), инновацияле технологик паркларга бирелә торган салым ташламаларына Икътисад министрлыгы тарафыннан мониторинг үткәрелүен билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитеты утырышында 2011-2015 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше программасына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды
Бүген ТР Икътисад министрлыгы һәм башка министрлыклар, ведомстволар тарафыннан бергә әзерләнгән һәм алдарак ТР Икътисад министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан хупланган «2011-2015 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы закон проектын тикшерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык буенча комитетының утырышы узды.
Закон проектын Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тәкъдим итте. Үзенең чыгышында ул агымдагы икътисадый вазгыятьне тотрыклыландыру өчен, оператив характердагы чаралар гына түгел, институциональ мохиткә юнәлдерелгәннәре дә таләп ителүен билгеләп үтте.
Тикшерелә торган закон проектына 2011-2015 елларга Татарстан Републикасы социаль-икътисадый үсеше программасы эшләнгән яссылыкны тәшкил итә торган институциональ факторларга кагылышлы 26 яңа чара кертелде.
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең III Спартакиадасы төгәлләнде
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында уздырылган баскетбол буенча йомгаклау ярышларында икенче урынны алды, ярышлар 2013 елның 7, 14 һәм 15 декабрь көннәрендә үтте.
Команда составына Айрат Шәмсиев, Олег Пелевин, Игорь Гобәйдуллин, Сергей Долгов, Константин Аверкиев, Тимур Әгълиуллин, Тимур Апаев, Ильяс Галимов, Наил Мәдиев, Ришат Зиннәтуллин, Дмитрий Красников, Булат Хаҗиәхмәтов керде.
Икътисад министрлыгында Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыклары проектларына карата җайлау йогынтысын бәяләүне уздыруның гамәлгә ярашлыгы сораулары буенча киңәшмә уздырылды
2013 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы башлангычы белән, «Медицина эшчәнлеген лицензияләү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында» һәм «Медицина оешмаларының медицина эшчәнлегенә лицензион контрольлек итү дәүләт функциясен Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан башкаруның административ регламентын раслау турында» Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыклары проектларына карата җайлау йогынтысын бәяләүне уздыруның гамәлгә ярашлыгы сораулары буенча эшче киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Җайлау йогынтысын бәяләү буенча эксперт советы әгъзасы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының бюджеттан тыш медицина һәм җәмгыяви сәламәтлек буенча комитеты рәисе Владимир Калистратов, Җайлау йогынтысын бәяләү буенча эксперт советы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Күрсәтелә торган медицина ярдәмен лицензияләү һәм аның сыйфатының федераль стандартларга туры килүенә контрольлек итү буенча идарәсе башлыгы Рафыйк Батыршин, эшкуарлар катнашты.
Белем алу чыгымнарын субсидияләү буенча конкурс сайлап алуы беркетмәсе бастырылды
Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри әзерлек алуга, яңадан әзерлек уздыруга, квалификацияне күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алу чыгымнарын кайтаруны субсидияләү буенча конкурс сайлап алуы беркетмәсе игълан ителде.
2013 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының һөнәри әзерлек алуга, яңадан әзерлек уздыруга, квалификацияне күтәрүгә, шулай ук эшкуарлык грамоталылыгын һәм эшкуарлык компетенцияләрен үстерүгә бәйле белем алу чыгымнарын кайтаруны субсидияләү буенча конвертларны ачтылар.
16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
“Татспиртпром” ААҖ Директорлары советы утырышы
Бүген Казанда ТР Хөкүмәте Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татспиртпром” ААҖ Директорлары советының чираттагы утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева катнашты.
Утырышта сүз 2013 нче елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, 2014 нче елга җәмгыятьнең бюджеты, “Татспиртпром” ААҖнең Энергияне сакчыл куллану программасы, 2014 нче елга Директорлар советының эшләү планын раслау турында барды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Директорлар советы финанс директоры А.Каюмованың 2013 нче елның 9 аенда компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында докладын тыңлады. 2013 нче елның 9 аенда алкоголь продукциясе производствосы күләме, үткән ел белән чагыштырганда, 33 процентка арткан һәм 6 226 мең декалитр булган. Производство планы 106 процентка башкарылган. 2013 нче елның 9 аенда филиаллардан һәм “Алкоторг” ҖЧҖ аша 6058 мең декалитр күләмендә “Татспиртпром” ААҖ продукциясе сатылган, бу үткән ел дәрәҗәсеннән 31 процентка күбрәк. Бу чорда алкоголь продукциясен РФ төбәкләренә җибәрү күләме үткән ел күрсәткеченнән 2,2 тапкырга күбрәк һәм 3737 мең декалитр тәшкил иткән.
2013 нче елның 9 аенда “Татспиртпром” ААҖнең спирт заводлары 1537 мең декалитр спирт җитештергән.
Әлеге чорда сәнәгать производствосы индексы 127 процент булган. 2013 нче елның 9 аенда продукцияне сатудан табыш 46 процентка арткан һәм 4,6 млрд сум булган.
2014/2015 уку елында Идарәче кадрларны әзерләүнең Президент программасы кысаларында 150 кеше белем алачак
Идарәче кадрларны әзерләүне оештыру буенча Татарстан төбәк комиссиясе Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында белем алу өчен тыңлаучыларны сайлау эшен җентекләбрәк башкарырга ниятли. Бу турыда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Айрат Шәмсиев белдерде.
«Безгә сәбәпләре даими үзгәреп торган, күпләгән кешенең мәнфәгатьләренә кагылган, төрледән-төрле өлкәләрдә тирән белем таләп иткән стандарт булмаган, кискен проблемаларны хәл итәргә сәләтле җитәкчеләр кирәк. Шуңа күрә идарәче кадрлар әзерләүнең Президент программасына алга таба үсеш потенциалы югары булган идарәчеләрне кабул итәргә кирәк, дип саныйбыз», – диде Айрат Шәмсиев.
2014/2015 уку елына квота буенча 150 урын расланган, бу 2013 ел белән чагыштырганда 15%ка кимрәк.
Конкурста җиңгән барлык социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар белән килешүләр төзелде
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2013 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр алу хокукына Татарстан Республикасындагы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар конкурсында җиңүчеләр белән килешүләр төзү эше төгәлләнде.
Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү турындагы Килешүнең 4.2. пунктына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Килешү имзаланган көннән соң, 15 эш көне эчендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү йөзеннән алучының исәп-хисап счетына әлеге субсидияне күчерә.
Конкурста җиңгән 73 оешма белән гомуми суммасы 24 978 мең сумлык килешү төзелде.
Икътисад министрлыгында экспортка юнәлгән предприятиеләр өчен инглиз теле буенча мастер-класс үткәрелде
2013 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында экспортка юнәлгән бизнес вәкилләре өчен «Business English» эшлекле инглиз теле буенча бушлай мастер-класс үткәрелде.
Мастер-классны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге оештырды.
«Татарстан Республикасы экспорт корпорациясе» ААҖ вәкиле Кэвин Форбс (Kevin M.Forbes) укытучы булды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз