ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
2014 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән Ассоциациясенең агымдагы елның 24 апрелендә узачак IX Казан венчур ярминкәсе алдыннан үткәрелергә тиешле махсус чаралары форматы турында сөйләште. Төп максат – төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү чарасы буларак территориаль кластерлар үсешенең чит ил һәм Россия тәҗрибәсен, шулай ук кластер кысаларында хакимият, бизнес һәм фән хезмәттәшлеген тикшерү.
Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2014 елда проект юнәлешле чит ил стажировкаларын уздыруга гаризалар кабул итү башланды. Программа буенча белем алганнан соң, анда катнашучыга чит ил практиклары һәм экспертлары катнашында үз проектын эшләп бетерү, проектны уңышлы гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән эшлекле элемтәләр урнаштыру, кирәкле компетенцияләрне үзләштерү һәм аларны гамәлдә куллану мөмкинлеге бирелә.

24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең 2014 елның 14 гыйнварындагы 21нче Боерыгы белән «Тулаем эчке продуктта югары технологияле һәм фән сыйдырышлы тармаклар продукциясенең өлеше» һәм «Россия Федерациясе субъекты тулаем төбәк продуктында югары технологияле һәм фән сыйдырышлы тармаклар продукциясенең өлеше» күрсәткечләрен исәпләү методикасы расланды. Методика Россия Федерациясе Президентының «Озакка исәпләнгән дәүләт икътисадый сәясәте турында» 2012 елның 7 маендагы Указы үтәлешен тикшерүне алып бару һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен кулланыла. Ул Европа берлеге Статистика хезмәте (Евростат) һәм Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнеп, тармак үсешенең милли үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән.
2014 елның 23 гыйнварында Мәскәүдә Икътисадый үсеш һәм интеграция буенча Хөкүмәт комиссиясе каршындагы Моношәһәрләрне модернизацияләү буенча эшче төркем утырышы узды. Утырышны эшче төркем җитәкчесе, Тышкы икътисадый банк рәисе урынбасары Ирина Макиева алып барды. Видеоконференция режимында уздырылган утырышта Россия төбәкләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин, республика моношәһәрләре администрацияләре вәкилләре, шулай ук «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү Россия Банкы» ААҖ (ОАО «МСП Банк») партнерлары – коммерция банклары вәкилләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкиллеге балалар һәм яшьләр арасында эшкуарлык башлангычын гамәлгә ашыру буенча Арчада мәктәп укучылары арасында бәйге оештыра. Бизнес-идеяләрне һәм бизнес-проектларны сайлап алу 2014 елның гыйнварында башланып китте. Бәйге ике этаптан тора. Беренче этапта – гыйнвар-февраль айларында бәйгенең район дәрәҗәсендә катнашуга гаризалар сайлап алына. Икенче этапта – февраль-март айларында «Иң яхшы балалар бизнес-проекты» һәм «Иң яхшы балалар бизнес-идеясе» номинацияләрендә бәйге җиңүчеләрен билгеләячәкләр.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, Давоска эш визитының өченче көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты.
ТР Президенты Казахстан, Әзербайҗан президентлары, Грузия, Пакистан премьер-министрлары катнашындагы "Евразия: Яңа чик?" һәм "БРИКС - урта яшьләр кризисы?" сессияләрендә булды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов чит ил инвесторлары белән "ВТБ Капитал оештырган эшлекле иртәнге ашта һәм Красноярск крае губернаторы Лев Кузнецов исеменнән оештырылган бизнес-ланчта катнашты.
2014 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Россия протеины. Майлы культуралардан аксым концентратын югары технологияләр ярдәмендә җитештерү» инвестицияле проектын «Чистай» Индустриаль паркы территориясендә гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча «БиоТехнологияләр» ҖЧҖ компаниясе (Мәскәү ш.) генераль директоры Александр Герман һәм «БиоТехнологияләр» ҖЧҖнең инвестицияләр һәм GR буенча директоры Наталья Торик белән очрашу уздырды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге ISO 9001 сыйфат буенча халыкара стандарт сертификатлаштыруын узды. Әлеге сертификатка ия булу ISO 9001 стандарты таләпләренә ирешүне тышкы бәйсез раслауны аңлата. ISO 9001 – компания белән идарә итү һәм карарлар кабул итү, хезмәт күрсәтү, тиешле мәгълүмат туплау процессларын, клиентлар белән эшләү системасын җайлауны дөрес итеп оештыруга юнәлдерелгән таләпләр ул.
2014 елның 6 февралендә «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ мәйданчыгында «Russian Startup Tour» төбәк стартап-турының чираттагы чарасы оештырыла. «Russian Startup Tour» чарасы — ул Россия үсеш институтларының әйдәп баручы экспертларының венчур фондлары һәм иң эре корпорацияләр катнашында Россиянең 26 шәһәре буенча сәфәре. Чараны оештыручылар – «Сколково» фонды, «Россия венчур компаниясе» ААҖ, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Роснано» ААҖнең Инфраструктура һәм белем бирү проектлары фонды. Чарада катнашу бушлай. Катнашырга теләк белдерүчеләр http://rst.startupvillage.ru/ сайтында теркәлә ала.
Татарстан Республикасында социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга мәгълүмати ярдәм күрсәтүне тәэмин итү кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 23 августындагы Карарына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы буенча «Кулланучылар хокукларын яклау җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында мәгълүмат бастыра. Әлеге иҗтимагый оешма 2012 елның 13 июлендә бер төркем яшь юристлар тарафыннан оештырыла һәм бүгенге көндә уңышлы эшләп килә, ул кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International