Идарәче кадрларны әзерләү программасы кысаларында 2014 елда проект юнәлешле чит ил стажировкаларын уздыруга гаризалар кабул итү башланды

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләү программасын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2014 елда проект юнәлешле чит ил стажировкаларын уздыруга гаризалар кабул итү башланды. Программа буенча белем алганнан соң, анда катнашучыга чит ил практиклары һәм экспертлары катнашында үз проектын эшләп бетерү, проектны уңышлы гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән эшлекле элемтәләр урнаштыру, кирәкле компетенцияләрне үзләштерү һәм аларны гамәлдә куллану мөмкинлеге бирелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International