Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы делегациясе составында Ульяновск шәһәрендә булды
2013 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы делегациясе бизнесны алып бару шартларын һәм эшкуарлык климатын яхшырту буенча булган тәҗрибә белән танышу максатында Ульяновск шәһәрендә эш сәфәрендә булды. Делегация Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары – стратегик үсеш һәм инновацияләр министры Александр Смекалин белән очрашты, шулай ук «Технологияләр Трансферы Ульяновск Үзәге» ҖЧҖндә (Ульяновск наноүзәгендә) дә булды.
25 гыйнварда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮКБО) өчен «СЮКБО: проект эшчәнлегеннән социаль хезмәт күрсәтүләргә» семинар-практикумы оештырыла
2014 елның 25 гыйнварында 15.00 сәгатьтә Шәһәр мәгариф үзәге социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар (СЮКБО) вәкилләрен «СЮКБО: проект эшчәнлегеннән социаль хезмәт күрсәтүләргә» семинар-практикумында катнашырга чакыра. Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралачак: - КБО күрсәтә торган социаль хезмәтләр: характеристика, көндәшлеккә сәләтлелек, хезмәт күрсәтү бәяләрен санау; - дәүләт сатып алулары процедураларында (электрон аукцион, ачык конкурс, котировкаларны сорау) катнашу; сатып алуларда катнашучыларга яңа таләпләр.
Давоста Бөтендөнья икътисадый форумы ачылды
Давоска эш визитының беренче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумы ачылуында катнашты һәм берничә очрашу уздырды.
ТР Президенты CNBC телекомпаниясенең Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләре буенча директоры Евгения Рогожина белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың Invest in Tatarstan PR-проекты кысаларында CNBC белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде. Шулай ук телекомпания - KazanSummit-2013 Россия һәм Ислам конференциясе илләре саммитының төп телевизион хезмәттәше. Давостагы очрашуда ТР Президенты һәм Евгения Рогожина Татарстан һәм CNBC телекомпаниясенең алга таба хезмәттәшлеге турында сөйләштеләр.
2030 елга кадәрге Стратегияне эшләү кысаларында Татарстанда «Икътисадый үсеш» эксперт төркеме үз эшен башлап җибәрде
«Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектын эшләү кысаларында «AV Group» идарәче партнеры/идарә рәисе (СЕО) Алексей Крыловский җитәкчелегендәге «Икътисадый үсеш» эксперт төркеме эше башланып китте. 2014 елның 20 гыйнварыннан 23енә кадәр Татарстан Республикасы үсешенең тармак стратегияләрен эшләү өчен, төбәк икътисадының агымдагы торышын диагностикалау буенча республика министрлыкларында һәм ведомстволарында киңәшмәләр үткәрү планлаштырылды. 20 гыйнварда Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында эксперт төркеме белән очрашу уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан-2030» проектын гамәлгә ашыру буенча җирле офис җитәкчесе Владимир Грицких та катнашты.
21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Быел Иннополис һәм “Смарт Сити Казан” төзелешенә 14 млрд. сум акча тоту планлаштырыла
Иннополис объектлары төзелешенә 2014 нче елда якынча 13 милилард сум акча каралган. “Смарт Сити Казан” төзелеше мәйданында башкарылучы проект эшләренә 1 миллиард сум тирәсе акчаны үзләштерү күздә тотыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта журналистларга ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, быел республиканың Югары Ослан районында урнашачак яңа Иннополис шәһәре территориясендә 16 торак йорт, 40 мең кв. м. мәйданга ия технопарк, IT-университет биналары комплексы (уку, тикшеренүләр уздыру, торак, спорт корпуслары), транспорт һәм инженерлык инфраструктурасының күп санлы объектларын төзү планлаштырыла. Быел Иннополис территориясендә 200 мең кв.м га якын күчемсез милек файдалануга тапшырылыр һәм Иннополис үзендә яшәргә килүчеләрнең беренчеләрен 2014 нче ел азагында ук каршы алыр, дип фаразлана.
20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Республика эшкуарлары иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу
2014 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында РТ икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовның эшкуарлык җәмәгатьчелеге мәнфәгатьләрен кайгыртучы республика иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашуы узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты Хәйдәр Хәлиуллин, кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вице-президенты Рафыйк Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе рәисе урынбасары Артур Николаев катнашты.
Финанс ярдәме алган бизнес-проектларны гамәлгә ашыру процессында барлыкка килә торган сорауларны карау буенча комиссия утырышы узды
2014 елның 17 гыйнварында Министрлыкта финанс ярдәме алган бизнес-проектларны гамәлгә ашыру процессында барлыкка килә торган сорауларны карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында 2010-2012 елларда «Лизинг-грант», «Социаль эшкуарлык», «Инновацияләр» программалары кысаларында дәүләт ярдәме алган һәм үз бизнес-проектларын гамәлгә ашыруда проблемалары булган республиканың 17 эшкуары мөрәҗәгате тикшерелде.
Лицензияләү буенча дәүләт пошлинасын күчергәндә түләү поручениесе реквизитларын тутыру турында
Кара һәм төсле металл калдыкларын җыю, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге белән шөгыльләнүче эшкуарлар игътибарына. Сезнең игътибарыгызны лицензияләү (лицензия алу, лицензияне яңадан рәсмиләштерү, лицензия дубликатын алу) буенча дәүләт пошлинасын күчергәндә түләү поручениесе реквизитларын тутыруның дөреслегенә юнәлтәсебез килә. 2013 елда Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсенә күчерелгән дәүләт пошлиналарын түләүләргә ясалган анализлар лицензиягә дәгъва кылучылар, лицензиатлар тарафыннан 104 (бюджет классификациясе коды – КБК), 105 (ОКАТО коды) түләү поручениеләре бланкларын тутырганда ясалган хаталар нәтиҗәсендә ачыкланмаган түләүләр булуын күрсәтә.
Инвестицияле салым кредитын кайтару буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү өчен банк гарантиясе бирә ала торган банклар исемлеге
2013 елның 23 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе Салым кодексының 11 бүлеге - «Салым һәм җыемнарны түләү буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү ысуллары»на кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, инвестицияле салым кредитын кайтару буенча йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итү ысулы булып банк гарантиясе тора ала. Банк гарантиясе салым салу максатларында банк гарантияләрен кабул итүгә куелган таләпләргә җавап бирә ала торган банклар исемлегенә кертелгән банк тарафыннан бирелә.
Көндәшлекне үстерү стандартын сынау Татарстанда узачак
2014 елның 17 гыйнварында Стратегик инициативалар агентлыгында «Көндәшлекне үстерү һәм монополиягә каршы сәясәтне камилләштерү» «юл картасын» мониторинглау буенча эшче төркем утырышы узды. Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан «юл картасына» ярашлы рәвештә эшләнгән Россия Федерациясе субъектларында Көндәшлекне үстерү стандартын тикшерү көн тәртибенең төп мәсьәләсе булды. Стандартка кертү өчен тәкъдимнәр әзерләү вакытында эшче төркем эшчәнлегендә Стратегик инициативалар агентлыгы, «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе экспертлары, шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы вәкилләре актив катнашты.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз