Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге Арчада эшкуарлык башлангычын гамәлгә ашыру буенча мәктәп укучылары арасында бәйге оештыра

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге вәкиллеге балалар һәм яшьләр арасында эшкуарлык башлангычын гамәлгә ашыру буенча Арчада мәктәп укучылары арасында бәйге оештыра. Бизнес-идеяләрне һәм бизнес-проектларны сайлап алу 2014 елның гыйнварында башланып китте. Бәйге ике этаптан тора. Беренче этапта – гыйнвар-февраль айларында бәйгенең район дәрәҗәсендә катнашуга гаризалар сайлап алына. Икенче этапта – февраль-март айларында «Иң яхшы балалар бизнес-проекты» һәм «Иң яхшы балалар бизнес-идеясе» номинацияләрендә бәйге җиңүчеләрен билгеләячәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International