ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Министрлык һәм «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында»гы 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль законын куллану мәсьәләләре буенча укуларда катнаштылар.
Укуларда сатып алу өлкәсендә документлар тутыру һәм башка сорулар каралды.
2014 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында икътисад министры урынбасары Артем Здунов рәислегендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында, «НЭО Үзәк» консалтинг төркеме вице-президенты Дионис Васильев, консалтинг төркеме партнеры Инна Карпова, «НЭО Үзәк»нең Идел буе федераль округындагы вәкиллеге башлыгы Альбина Корягина белән очрашу узды.
«Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектын эшләү кысаларында Әлмәт шәһәрендә «Әлмәт үсеш төене: транспорт, пространство, бизнес, мәгариф» эзләнү конференциясе узды.

Әлеге конференция, кызыксынган якларның максималь дәрәҗәдәге киң даирәсен җәлеп итеп, Стратегиянең проблемалары кырын тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар сериясенең беренчесе булды.
Конференциядә республика министрлыклары һәм ведомстволары, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы һәм Чирмешән районнарының җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.


25
гыйнвар, 2014 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика бәйгесе турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын тикшерүгә багышланган киңәшмә узды. ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев алып барган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров катнашты. «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика бәйгесе турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы проекты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү программасына ярашлы рәвештә, дәүләт граждан хезмәтенең абруен күтәрү һәм дәүләт граждан хезмәткәрләрен мораль һәм матди кызыксындыру системасын камилләштерү максатында эшләнде.
Программаның максаты – Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итүнең максималь нәтиҗәлелеген, аның табышлылыгын һәм сакланышын тәэмин итү.
Бу атнада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләре, шулай ук проектның төп инвесторы - «Мир» ябык пай инвестиция фонды вәкилләре катнашында «Колтек-Кама» проекты буенча фикер алышуга багышланган киңәшмә үтте. Киңәшмәне ТР икътисад министры урынбасары Артем Здунов алып барды. Проект, югары технологияле композицион, конструкцион, резина-полимер материаллар һәм продукциянең киң спектрын җитештерүне оештырып, Татарстан Республикасы территориясендә тузган шиннарны җыю һәм эшкәртү буенча кластер төзүне күздә тота.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан, «Татарстан Республикасы дәүләт заказлары, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП белән берлектә, Татарстан Республикасында сатып алуларның көндәшлелеген арттыру, шулай ук аларны уздыру шартларын һәм процедурасын камилләштерү буенча комплекслы эш алып барыла. Әлеге эш федераль дәрәҗәдә хуплана, аерым алганда, 2014 елның 23 гыйнварында Россия Федерациясе Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министрлыгы белән хезмәҗҗәшлек турында килешү төзелде.
2014 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкиллекләре белән киңәшмә уздырылды. Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Инвестицияле үсеш агентлыгы, республика министрлыклары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Видеоконференция барышында республиканың сәнәгать мәйданнарына инвесторларны җәлеп итү, чит илләрдә һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә Татарстан товар җитештерүчеләре продукцияләрен таныту мәсьәләләре тикшерелде.
2014 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференция форматында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе, «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасы һәм Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре белән «Самара өлкәсе кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү буенча проектларны гамәлгә ашыруда Фраунгофер институтларының уңай тәҗрибәсе» темасы буенча очрашу узды.
2013 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы версиясе буенча «Минималь икътисадый югалтулар мөмкинлеге» номинациясендә 1нче һәм «Югары җитештерүчәнлекле эш урыннарын булдыру» номинациясендә 3нче урынны алды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы еллар дәвамында Татарстан Республикасы «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча тотрыклы рәвештә Россия Федерациясе регионнары арасында инвестицияләр потенциалы дәрәҗәсе буенча алдынгы позицияләрне били: төбәкнең инвестицион рейтингы — 1A (югары потенциал – минималь югалтулар мөмкинлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International