IX Казан венчур ярминкәсе алдыннан Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясенең махсус чарасы оештырыла

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
2014 елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Россиянең инновацияле төбәкләре ассоциациясе башкарма директоры Иван Бортник ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белән Ассоциациясенең агымдагы елның 24 апрелендә узачак IX Казан венчур ярминкәсе алдыннан үткәрелергә тиешле махсус чаралары форматы турында сөйләште. Төп максат – төбәкләрнең көндәшлеккә сәләтлелеген күтәрү чарасы буларак территориаль кластерлар үсешенең чит ил һәм Россия тәҗрибәсен, шулай ук кластер кысаларында хакимият, бизнес һәм фән хезмәттәшлеген тикшерү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International