Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге ISO 9001 сыйфат буенча халыкара стандарт сертификатлаштыруын узды

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге ISO 9001 сыйфат буенча халыкара стандарт сертификатлаштыруын узды. Әлеге сертификатка ия булу ISO 9001 стандарты таләпләренә ирешүне тышкы бәйсез раслауны аңлата. ISO 9001 – компания белән идарә итү һәм карарлар кабул итү, хезмәт күрсәтү, тиешле мәгълүмат туплау процессларын, клиентлар белән эшләү системасын җайлауны дөрес итеп оештыруга юнәлдерелгән таләпләр ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International