«Россия Федерациясе субъекты тулаем төбәк продуктында югары технологияле һәм фән сыйдырышлы тармаклар продукциясенең өлеше» күрсәткечен исәпләү методикасы расланды

2014 елның 24 гыйнвары, җомга
Дәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең 2014 елның 14 гыйнварындагы 21нче Боерыгы белән «Тулаем эчке продуктта югары технологияле һәм фән сыйдырышлы тармаклар продукциясенең өлеше» һәм «Россия Федерациясе субъекты тулаем төбәк продуктында югары технологияле һәм фән сыйдырышлы тармаклар продукциясенең өлеше» күрсәткечләрен исәпләү методикасы расланды. Методика Россия Федерациясе Президентының «Озакка исәпләнгән дәүләт икътисадый сәясәте турында» 2012 елның 7 маендагы Указы үтәлешен тикшерүне алып бару һәм Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен кулланыла. Ул Европа берлеге Статистика хезмәте (Евростат) һәм Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы тәкъдимнәренә нигезләнеп, тармак үсешенең милли үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International