Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Икътисад министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык төп баскычлары
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Министрлык каршындагы киңәшмә органнары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Ветераннар советы
Контактлар
Эшчәнлек
Кризиска каршы чаралар
Инновацияләр
Эшчәнлек
Государственные программы
Илкүләм проектлар
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Кадрлар сәясәте
Халык һәм бизнес вәкилләре арасында сораштыру
Коррупциягә каршы тору
Эшкуарлыкка ярдәм итү
Җитәкчеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыру
Матбугат үзәге
Министрның рәсми чыгышлары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы журналистларны аккредитацияләү кагыйдәләре
Пресс-релизлар
Журналист эшләре конкурсы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Яңалыклар лентасы
Кире элемтә
Сайт эшчәнлеген тәэмин итү
Документлар
Министрлык эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Министрлык документлары
Министрлык тарафыннан әзерләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында кабул ителгән норматив хокукый актларны һәм башка карарларны дәгъвалау тәртибе
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасы Конституциясе
ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган материаллар
Кабул итү һәм мөрәҗәгатьләр
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Түләүсез юридик ярдәм
Еш бирелә торган сораулар
Кирәкле мәгълүматлар
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы
ЯҢАЛЫКЛАР
29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
ТР Премьер-министры: “ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы – тармак проектлары өчен ИТ-инфраструктураны тәэмин итү”
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының бурычы – ТР социаль-икътисади эшчәнлегенең төрле өлкәләре һәм тармакларына мәгълүмат технологияләрен кертү өчен инфраструктура булдыру һәм үстерү. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлыкның йомгаклау коллегиясе барышында белдерде. Коллегия эшендә шулай ук РФ Элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, “Россия почтасы” ФГУП генераль директоры Дмитрий Страшнов катнашты.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2013 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2014 елга бурычлары турында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов доклад ясады. Беренче чиратта ул дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү системасының үсеше хакында хәбәр итте. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү инфраструктурасы хәзерге вакытта 314 инфоматлардан, дәүләт хезмәте порталыннан, call-үзәктән тора. Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, 2014 елга төп бурыч- электрон рәвештә 40 млн дәүләт хезмәте күрсәтү.
Дмитрий Страшнов үзенең чыгышында, Татарстан “Россия почтасы” өчен мөһим төбәк булып тора, дип белдерде. Татарстан почта хезмәткәрләренең 2013 елдагы кереме 2,6 млрд сум тәшкил иткән. 2014 елга планда киләчәктә хезмәткәрләрнең хезмәт хакын күтәрү, “Казан” аэропортында логистика үзәге төзелешен башлау каралган.
2013 нче ел йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингы
ТР Икътисад министрлыгы 2013 елның гыйнвар-декабрь йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингын игълан итте.
Аннан күренгәнчә, гомуми рейтингта беренчелек Казан шәһәрендә. Әлмәт муниципаль районы – икенче, Лаеш районы өченче урында.
Рейтинг белән тулырак ТР Икътисад министрлыгы порталының “Территориаль үсеш” бүлегендә танышырга мөмкин.
Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы
2014 елның 29 нчы гыйнварында Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләрен мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Комиссиянең эшче төркеме утырышы булды. Безнең республикадан Татарстан Республикасы Икътисад министры Мидхәт Шагиәхмәтов катнашты.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы указларында каралган Россия Федерациясе Президенты йөкләмәләренең, шулай ук эшче төркемнең аңа кадәрге карарларының үтәлеше тикшерелде.
Михаил Бабич “Алабуга” МИЗ заводларын карады
Бүген Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич беренче тапкыр “Алабуга” махсус икътисади зонасында булды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.
Кунакларга «Роквул Волга», «Форд Соллерс Елабуга» һәм төзелә торган "Тракья Гласс Рус" заводларын күрсәттеләр. Михаил Бабичка “Форд Соллерс”та агымдагы елның икенче яртысында яңа буын "Ford Transit" ны җыярга планлаштырулары турында сөйләделәр.
Аннары МИЗ административ-эш үзәгендә “Алабуга”ны тәкъдим иттеләр. “Алабуга” сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, дөньяви брендларның ни өчен махсус икътисади зонаны сайлаулары турында сөйләде. Биредә салым ташламалары һәм әзер инфраструктура, экономияләү мөмкинлеге бар.
ТР Икътисад министрлыгында Татарстанда яңа зур производство ачу мәсьәләсе буенча фикерләштеләр
Инвестицияләр күләме 40 млрд сум, тагын 2,5 мең яңа эш урыны булыр, дип ниятләнә. ТР Икътисад министрлыгында ведомство җитәкчесе Мидхәт Шаһиәхмәтов белән Екатеринбургның “Алдан” ЯАҖ җитәкчесе Малик Гайсин очрашты. Анда Татарстан территориясендә инвестицион проектны гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар.
Компания углеводород чималын чыгару һәм ташу өчен җиһазлар җитештерә һәм сата.
ТР территориясендә производство үсеше өч этаптан тора. 2014-2015 елларда башкарылырга тиешле беренче этап нефть, газ чыгару җиһазлары производствосын гамәлгә куюдан гыйбарәт. Икенче этап (2017 ел) – торбалар әзерли торган металлургия производствосы төзелеше. Өченче этап (2017 ел) – полимер материаллар һәм компонентлар производствосы төзелеше.
Инвестицияләр күләме 40 млрд сум, тагын 2,5 мең яңа эш урыны булыр дип ниятләнә.
Төсле һәм кара металлар калдыкларын хәзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар арасында социологик сораштырулар нәтиҗәләре
Төсле һәм кара металлар калдыкларын хәзерләү, саклау, эшкәртү һәм сату эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешмалар арасында социологик сораштырулар нәтиҗәләре ясалды.
Әлеге информация белән сайтның “Лицензияләү” бүлегендә
http://mert.tatarstan.ru/rus/info.php?id=596029
танышырга мөмкин.
28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич Түбән Камада төзекләндерелә торган кадет корпусында булдылар
Бүген РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада булды. Алар Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Г.Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар.
Кадет мәктәп-интернаты 2004 елда ТР Түбән Кама районының Төзүчеләр бистәсендә ачылган. Хәзер анда 300 дән артык укучы белем ала. Нигездә, алар - тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнгән, куп балалы һәм аз керемле гаиләләр балалары.
Михаил Бабич белән Рөстәм Миңнеханов корпуста капиталь ремонт һәм төзекләндерү эшләре барышы белән танышты, шулай ук төзелеш планнары буенча фикер алыштылар.
ТР Хөкүмәте Йортында пенсия законнарындагы үзгәрешләр хакында сөйләделәр
2015 елдан пенсияне яңа формула буенча исәпләп чыгарачаклар. “Хәзерге вакытта пенсия күләменә стаж аз йогынты ясый. Ә пенсияне яңа төрле ысул белән исәпләү стажның әһәмиятен арттырачак”, - дип белдерде бүген әлеге уңайдан ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Марсель Имамов.
Пенсия исәпләүнең яңа формуласы баллар белән эшләүне күз уңында тота. Балларның санын, җитәкчегезнең сезнең өчен түләгән иминиятләштерү взносларын хезмәт хакының максималь взнос түләнә торган иминиятләштерү взнослары суммасына бүлеп, килеп чыккан санны унга тапкырлап табалар.
“Биредә бары тик рәсми, ягъни “ак” хезмәт хакы гына исәпкә алына. Шулай ук, хезмәт хакы никадәр югарырак булса, баллар саны да күбрәк булачак”, - дип аңлатма бирде Марсель Имамов.
«Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, «Татнефть» ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында компаниянең Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш барышында 2013 елга «Татнефть» ААҖ бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраль аена бюджеты расланды. Бөгелмә механика заводында (БМЗ) җайланмалар җитештерүне оештыру турында мәгълүмат тыңланды.
Соңгы өч ел эчендә предприятиедә техник яктан яңадан коралландыру, чыгымнарны оптимизацияләү, җитештерү мәйданнарын нәтиҗәле куллануны арттыру һәм сак җитештерү инструментларын куллану буенча шактый эш башкарылган. БМЗ мондый гамәлләрне тормышка ашыру нәтиҗәсендә техник-икътисадый күрсәткечләрне арттырырга, торба җитештерү күләмнәрен 13%ка һәм нефть-газ эшкәртү һәм нефть промыселлары җайланмаларын чыгаруны 28%ка арттырырга мөмкинлек бирде. 2011 елдан алып хезмәт җитештерүчәнлеге план буенча 27,3% урынына 36,4%ка арткан.
98-ТРЗ “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында
98-ТРЗ “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында 2014 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
Законда миллетара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, муниципаль район территориясендә яшәүче Россия Федерациясе халыкларының телләренә һәм мәдәниятенә ярдәм итүгә һәм аларны устерүгә, азсанлы милләтләрнең хокукларын гамәлгә ашыруга, мигрантларның социаль Ьэм мәдәни җайлашуын тәэмин итүгә, милләтара (халыкара) низагларны профилактикалауга юнәлтелгән гамәлләрне уйлап табу һәм тормышка ашыру сораулары һ.б. сораулар каралган.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз