«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика бәйгесе турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы проекты тикшерелде
2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика бәйгесе турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы проектын тикшерүгә багышланган киңәшмә узды. ТР икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев алып барган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Сергей Столяров катнашты. «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» Республика бәйгесе турында» Татарстан Республикасы Президенты Указы проекты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтен һәм Татарстан Республикасында муниципаль хезмәтне үстерү программасына ярашлы рәвештә, дәүләт граждан хезмәтенең абруен күтәрү һәм дәүләт граждан хезмәткәрләрен мораль һәм матди кызыксындыру системасын камилләштерү максатында эшләнде.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штабның эш төркеме утырышы узды.