«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы версиясе буенча «Минималь икътисадый югалтулар мөмкинлеге» номинациясендә Татарстан Республикасы 2013 ел йомгаклары буенча 1нче урынны алды
2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
2013 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы версиясе буенча «Минималь икътисадый югалтулар мөмкинлеге» номинациясендә 1нче һәм «Югары җитештерүчәнлекле эш урыннарын булдыру» номинациясендә 3нче урынны алды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, соңгы еллар дәвамында Татарстан Республикасы «Эксперт РА» рейтинг агентлыгы тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча тотрыклы рәвештә Россия Федерациясе регионнары арасында инвестицияләр потенциалы дәрәҗәсе буенча алдынгы позицияләрне били: төбәкнең инвестицион рейтингы — 1A (югары потенциал – минималь югалтулар мөмкинлеге).