Әлмәт шәһәрендә Татарстанның 2030 елга кадәрге Стратегиясен эшләү кысаларында эзләнү конференциясе уздырылды

2014 елның 28 гыйнвары, сишәмбе
«Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше стратегиясе» проектын эшләү кысаларында Әлмәт шәһәрендә «Әлмәт үсеш төене: транспорт, пространство, бизнес, мәгариф» эзләнү конференциясе узды.

Әлеге конференция, кызыксынган якларның максималь дәрәҗәдәге киң даирәсен җәлеп итеп, Стратегиянең проблемалары кырын тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар сериясенең беренчесе булды.
Конференциядә республика министрлыклары һәм ведомстволары, Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы, Баулы һәм Чирмешән районнарының җирле үзидарә органнары һәм предприятиеләре вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International