Татарстан Республикасының чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкиллекләре белән киңәшмә уздырылды

2014 елның 25 гыйнвары, шимбә
2014 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының чит илләрдә һәм Россия Федерациясе субъектларындагы вәкиллекләре белән киңәшмә уздырылды. Видеоконференция режимында үткәрелгән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Инвестицияле үсеш агентлыгы, республика министрлыклары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты. Видеоконференция барышында республиканың сәнәгать мәйданнарына инвесторларны җәлеп итү, чит илләрдә һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә Татарстан товар җитештерүчеләре продукцияләрен таныту мәсьәләләре тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International