Соңгы биш елда Татарстан Республикасында авылга бюджет ярдәме 100 млрд. сумнан артып киткән, шул исәптән федераль һәм республика акчалары исәбенә дә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисад советы утырышында хәбәр итте. Утырыш темасы агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыруга багышланды. Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, банк структуралары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вәкилләре, шулай ук АСК предприятиеләре топ-менеджменты катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 8 ел эчендә 9 меңнән артык авылдагы гаилә торак шартларын яхшыртуга субсидияләр алган, бу программа республикада яхшы эшләп киткән.